Косово сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Косово сугышы latin yazuında])
Косово сугышы
Төп низаг: Югославия сугышлары
Дата

1998, 28 февраль - 1999, 10 июнь

Нәтиҗә

НАТО һөҗүме нәтиҗәсендә Косово һәм Метохия басып алына һәм Югославиядән аерыла

Көндәшләр
Сәргаскәрләр
  • Уэсли Кларк
  • Хавьер Соланас
  • Ибраһим Ругова
Слободан Милошевич
  • Драголюб Ойданич
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Косово сугышы - 1998 елның февралендә башланган албаннар сепаратистлары һәм Югославия Берлеге Җөмһүрияте арасындагы низаг.

     Косово Җөмһүрияте      Косово бәйсезлеген таныган илләр      Косово бәйсезлеген танымаган илләр

Косово албаннары Косово һәм Метохия бәйсезлеген ирешер өчен сугышны башлый.

1999 елның мартында НАТО көчләре тарафыннан Югославияне бомбага тоту башлана. НАТО операциясе алдыннан Косово сугышындагы корбаннар саны - 1000 үтергән дип бәяләнгән, качаклар саны - 400 мең.

1999 елның мартыннан алып июньгә кадәр Косово сугышындагы корбаннар саны - 10 мең кеше дип бәя бирелә, күпчелек - Косово албаннары.

1999 елның мартыннан алып июньгә кадәр НАТО көчләре тарафыннан Югославияне бомбага тоту нәтиҗәсендәге һәлак булган ватандашлар саны - 1700 артык кеше, шул исәптән 400 артык бала, 10 мең каты яраланган, хәбәрсез югалганнар саны - 821 кеше, күпчелек - серблар.

Операция нәтиҗәсендә НАТО көчләре Югославиянең бер төбәге Косовоны басып ала, һәм җирле хакимият Косово албаннарына тапшыра.

1999 елның мартында Югославия гаскәре һәм НАТО вәкилләре Хәрби-техник килешүне имзалыйлар һәм Косово өстеннән контроль KFOR көчләренә тапшырыла. Нәтиҗәдә албан булмаган кешеләр - серблар, каратаулылар, чегәннәр Косоводан качарга мәҗбүр булдылар, калганнарга каршы күп җинаятьләр кылана.

2008 елның 17 февралендә Косово албаннары Косово һәм Метохия берьяклы бәйсезлеген игълан итте. Россия, Кытай, Һиндстан, Бразилия, Испания, Аргентина һәм күп башка дәүләтләр Косово бәйсезлеген танымый.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Барабанов М.С., Коновалов И.П., Куделев В.В., Целуйко В.А. Чужие войны. — Москва: Центр анализа стратегий и технологий, 2012. — 272 с. — ISBN 978-5-9902620-4-1.
  • Гуськова Е.Ю,. Агрессия НАТО 1999 года против Югославии и процесс мирного урегулирования.. — Москва: Индрик, 2013. — 304 с. — ISBN 978-5-91674-270-1.
  • Гуськова Е.Ю. История югославского кризиса (1990-2000). — М.: Русское право/Русский Национальный Фонд, 2001. — 720 с. — ISBN 5941910037.
  • Сербия о себе / М. Йованович. — М.: Европа, 2005. — 520 с. — ISBN 5-9739-0032-0.
  • Югославия в XX веке: очерки политической истории / К. В. Никифоров (отв. ред.), А. И. Филимонова, А. Л. Шемякин и др. — М.: Индрик, 2011. — 888 с. — ISBN 9785916741216.