Котадгу белег

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Уйгыр әлифбасы белән язылган "Котадгу белег" (15.гасыр) китабының 4. юлында гарәп әлифбасыбелән бисмиллә язылган.

«Котадгу белег» (Игелекле белем) — Йосыф Баласагуни тарафыннан 1070 елда язылган әсәр, борынгы әдәби төрки телдә (ингл.) иҗат ителеп безнең заманга килеп җиткән язма ядкәрләрнең иң зурысы һәм күренеклесе.

Йосыф Баласагуни бу ундүрт меңгә якын шигъри юл тәшкил иткән бу фәлсәфи эчтәлекле, әхлакый-дидактик поэманы Төркстанның Җидесу төбәгендәге Баласагун шәһәрендә иҗат итә. «Котадгу белег» әсәрендә персонажлар урынына шартлы төстә дүрт зат алынган. Болар:

  • Көнтугды (Яна туган көн) — гаделлек гәүдәләнеше,
  • Айтулды (Тулган ай) — бәхет һәм дәүләт гәүдәләнеше,
  • Өгдүлмиш (Акылы камил) — акыл-зиһен гәүдәләнеше,
  • Узгурмиш (Уяулык) — канәгать булу гәүдәләнеше.

Әсәр шушы дүрт затның бер-берсе белән сөйләшүләре, сорау һәм җаваплары, бәхәсләре төсендә язылган. Шундый үзара сөйләшүләр барышында алар бик күп проблемаларга кагылалар: дәүләт һәм аңа карата кешенең бурычы, дәүләт башлыгының үз халкына хуш килерлек сыйфатлары; гыйлем, мәгърифәт, акыл-зиһен һәм аның хорафаттан хөрлеге мәсьәләләре, кеше гомеренең зур мәгънәсе, гаилә, гаделлек, кешеләрнең үзара мөнәсәбәт-мөгамәләләре, хезмәт һәм иҗат, тынычлык һәм сугыш — тагын башка күп шундый әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә. Шагыйрь бу мәсьәләләргә үзенең мөнәсәбәтен ача бара. Ул актив һәм айнык акыл-зиһен ягында, шулай ук фән, мәгърифәт һәм турылык тарафдары, кешенең үз иленә намус белән хезмәт итеп, гомер юлын зур мәгънә белән кичүе ягында. Шигъри сөйләме барышында шагыйрь төрки халыкларның бай мәкаль хәзинәсенә, шагыйрьләрнең хикмәтле юлларына, борынгы фикер ияләренә — фәлсәфәчеләренә мөрәҗәгать итә, аларның фикер-карашларын раслап, үзеннән баетып, үстереп яки тәнкыйтьләп, киресенчә, алар белән кискен бәхәсләргә керә.

Текст[үзгәртү]

Тарих[үзгәртү]

Котадгу белег 462 һиҗри / 1069-1070 милади елда тәмамланып, Кашгарның шахзадәсе en:Tavghach Bughra Khanга бүләк буларак тәкъдим ителә. Тимуридлар чорында (ингл.) киң танылган бу әсәрнең (Dankoff, 3) бүгенге көндә өч нөсхәсе генә сакланган (табылган шәһәрләре буенча таныш):

Бу өч текстның эчтәлеге гомумән алганда бер булсада, сүзләр сайлау кебек нечкәрәк мәсьәсәлендә бер-берсеннән аерыла.

Тел[үзгәртү]

Котадгу белег еш урта чор төрки теле (ингл.) яки караханча дип йөртелгән караханлылар ханлыгында кулланылышта булган уйгыр-карлук (хаканийә) телендә язылган. Соңгысының Орхон язуларының (ингл.) иртәнге төрки теленә (ингл.) охшаган, but in addition to the төрки базасына фарсы теленнән (ингл.) зур күләмдә алынмалар пәйда булуы күренә. Фарсы һәм гарәп теленнән кергән махсус сүзләрдән тыш, Dankoff Котадгу белегтә фарсы теленнән күп санлы калькаларның кулланылганын ассызыклый.

Хәдис һәм Коръәннән чыккан Ислам тәгълиматына караган хикмәтләрнең, фарсы калькалар, фарсы һәм гарәп теленнән алымлаларының бик күп булуына карамастан, Ислам текстларына махсус сылтамалар бирелми, Ислам тәгълиматына караган төшенчәләрне билгеләр өчен фарсы яки гарәп сүзләр кулланылмый. Бу Исламның Урта Азиягә суфилар китергән аргументын көчләндерә дип кабул ителә.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.
  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.
  • Википедияның төрек телле һәм инглиз телле бүлекләре

Сылтамалар[үзгәртү]