Красноусол
Красноусол | |
---|---|
Ил | Россия |
Регион | Башкортстан |
Район | Гафури районы |
Координатлар | 53°53'40.805"тн, 56°28'7.003"кнч |
Башлык | Әбелхуҗин Марыс |
Халык саны | 11 911 кеше |
Милли состав | руслар, татарлар, башкортлар |
Сәгать кушагы | UTC+6 |
Телефон коды | +7 34740 |
Почта индексы | 453050 |
Красноусол, Усолка – авыл, Гафури районының (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып) һәм Красноусол авыл советының үзәге.
Уфадан көньяк-көнчыгыш таба 130 км һәм Аккүл тимер юл станциясеннән 26 км еракта Тозъелга буенда, Талбазы—Красноусол, Архангель—Красноусол, Стәрлетамак—Красноусол, Ишембай-Красноусол автомобиль юллары өстендә урнашкан.
Халкы (мең кеше): 1906 елда — 2,8; 1920 — 5,5; 1939 — 9,7; 1959 — 9,7; 1989 — 10,3; 2002 — 11,8; 2010 — 12,9. Руслар, башкортлар, татарлар яши (2002).
Социаль һәм мәдәни өлкәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ПУ, башкорт интернат-гимназиясе, 3 урта мәктәп, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, балалар китапханәсе, мәдәният йорты (4 үзешчән сәнгать халык коллективы), тарих-туган якны өйрәнү музее, мәчет, чиркәү бар.
Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылга 18 гасыр уртасында Богоявленск заводы буларак нигез салына. 1770 елда авылда И.И.Лепёхин була. 1772 елда 788 ир-ат исәпкә алынган, 1865 елда 371 йортта — 2773 кеше. Игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, заводта эшләгәннәр. Чиркәү (1810 елда төзелгән), училище, 3 су тегермәне, 2 сәүдә кибете булган. 1896 елда Богоявленский (Усолка) исеме белән исәпкә алынган. 1906 елда чиркәү, ир һәм кыз балалар зимства мәктәпләре, уку бүлмәсе, Пашковның пыяла заводы, завод хастаханәсе, почта-телеграф бүлекчәсе, аракы, 3 сыра һәм 13 бакалея кибете, икмәк склады (мөгәҗи) теркәлгән; авылда волость идарасе урнашкан. 1920 елда Красноусол заводы (Усолка) исеме белән исәпкә алынган, 1928 елда хәзерге исемен һәм шәһәр төрендәге бистә статусын йөртә, 2005 елда хәзерге статусын ала. Авылдан төньяк-көнчыгышка таба 5 км еракта Красноусол минераль су чыганаклары бар.
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Анатолий Горин (1922-1981), Сәвитләр Берлеге Каһарманы.
- Анатолий Копсов (1942), БР Министрлар Советы рәисе (1992—1994).
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)