Красноуфимск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәһәр
Красноуфимск
Байрак Герб
Flag of Krasnoufimsk (Sverdlovsk oblast).png Coat of Arms of Krasnoufimsk (Sverdlovsk oblast).png
Ил
Русия
Төбәк
Свердловск өлкәсе
Округ
Нигезләнде
Мәркәз биеклеге
210 м
Халык саны
39 762[1] кеше
Сәгать поясы
Телефон коды
+7 34394
Почта индексы
623300
Рәсми сайт
Красноуфимск (Россия)
Red pog.png
Красноуфимск (Свердловск өлкәсе)
Red pog.png

Красноуфимск (рус. Красноуфимск) — Свердловск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1781 елдан), Красноуфимск округының административ үзәге.

География[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Красноуфимск Караидел (Агыйдел кушылдыгы) елгасында, Екатеринбургтан 224 километрга көньяк-көнбатышка таба тора. Шәһәр аша Р350 (Ачит — Мәсәгуть) автомобиль юлы һәм КазанЕкатеринбург тимер юлы узалар.

Тарих[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Красноуфимск 1736 елда Кызыл Яр урочищесында ныгытма буларак нигезләнә. Баштан Кызыл Яр ныгытмасы , Уфа ныгытмасы, Красноуфимск ныгытмасы исемнәрен йөрткән.

1744 елдан Уфа губернасының Ырынбур провинциясе составында.

1774 елда ныгытманы Емельян Пугачёв гаскәрләре алалар.

1781 елда Красноуфимск ныгытмасы Красноуфимск шәһәренә үзгәртеп корыла һәм бер үк исемдәге өязенең үзәге була. 17811796 елларда — Пермь наместниклыгының Пермь өлкәсе составында, 1796 елданПермь губернасы составында.

1856 елда шәһәрдә 1 чиркәү, 381 йорт һәм 10 лавка (кибет) булган. 1870 елда шәһрдә реальный училище ачыла.

1915 елда, КазанЕкатеринбург тимер юл төзү аркасында шәһәрдә тимер юл вокзалы төзелә, ә 1916 елда паровозлар депосы ачыла.

Сугыш һәм сугыштан соңгы чорында шәһәрдә мехзавод, төзү материаллар җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү ширкәтләр барлыкка киләләр.

1986 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Халык[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

1840[2] 1897[3] 1926[4] 1931[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[1]
2 079 6 251 ~11 700 ~14 900 37 312 38 370 41 246 45 618 43 595 39 762

Милли состав[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 87,1% 88,3%
татарлар 6,9% 6,7%
чирмешләр 1,8% 1,6%

Икътисад[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Тәҗрибә-эксперименталь, такта яру, асфальт заводлары; төзү материаллар комбинаты; җиһаз һәм тегү фабрикалары.

Азык-төлек сәнәгатенең пердприятиләре.

Фотогалерея[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  2. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1082
  4. 4,0 4,1 http://www.mojgorod.ru/sverdlov_obl/krasnufimsk/index.html
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 ел сан алу базасы
  11. 2010 ел сан алу базасы