Кристофер Нолан
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Кри́стофер Джо́натан Джеймс Но́лан (инг. Christopher Jonathan James Nolan) — күренекле инглиз һәм американ кинорежиссеры, сценарийлар язучы, продюсер. Танылуны үзенең психологик триллерлары ярдәмендә яулый.
1970 елның 30 июлендә Лондонда туа. Балачагы Англия белән АКШта үтә. Лондон университетының инглиз әдәбияты бүлегендә укый. Шул вакытта кыскаметражлы фильмнар белән мавыга. 1998 елда үзенең беренче тулыметражлы «Эзәрлекләү» фильмнын төшерә.
Кристофер Ноланның психологик триллерлары дөньякүләм танылу яулый. Алар арасында «Бэтмен» трилогиясе, «Престиж», «Inception» кебек фильмнар бар.
Өйләнгән, дүрт баласы бар.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
| Бу мәкаләнең сыйфатын арттырып була.
Моның өчен әлеге шаблонны өстәргә кирәк: {{Шәхес}}. |