Куертылган сөт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куертылган сөт latin yazuında])

Куертылган сөт - билгеле бер су өлеше чыгартылган сыер сөте. Гадәттә сатуда шикәр кушылган татлы куертылган сөт килеш табып була, һәм бүген бу ике термин еш синоним буларак кулланыла. Консервланган татлы куертылган сөт, ачылмаган очракта һич суытылмыйча да еллар дәвамында сакланыла ала. Элек кулланылышта шикәр кушылмаган куертылган сөт продуктларының төрлесе очраса да, аларның тиз бозылуы сәбәпле бүген сирәк табыла. Куертылган сөт дөнья буйлап төрле десертларны әзәрләүдә кулланыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марко Полоның үзенең сәфәрләре турында язуларында, татарларның 13 гасырда сөтне куерта алулары белдерелә. Марко Поло белдерүенчә, һәр ир үзе белән 4,5 кг сөт пастасын алып, кирәк булганда аны су белән кушып ашамлык-эчемлек продукт ясый иде. Шулай да чынлыкта бу саф сөт концентраты урынына айран исемле эчемлекне бирүче ферментланган йомшак татар корт булганын уйлап була.