Кулаклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
«Кулакларны сыйныф буларак юк итәрбез» плакаты, 1930 ел

КулакларОктябрь инкыйлабына кадәрге Русиядә таза тормышлы крәстиәннәрнең атамасы. Кулаклар эре биләмәләргә, җитештерү чараларына хуҗа булып, ялланма хезмәт белән файдаланган. XX гасыр башында алар Русия крәстиән хуҗалыкларның 20% өлешен иткән һәм тауар игененең 50% өлешен җитештергәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы вакытыныда кулаклар саны кимәя, әмма 20-елларда алар үз хәлен ныгыта.

1920-елларның ахырында «кулакларны сыйныф буларак юк итү» сәясәте алып барыла. 1930 елның 30 гыйнварында ВКП (б) ҮК «Тоташ коллективлаштыру үткәрлегән районнарында кулак хуҗалыкларны юк итү буенча чаралар турында» карарын кабул иткән. Шул карарында кулаклар өч категориясенә бүленгән:

  • беренче категория — «контрреволюцион кулак активы», террор һәм фетнәләрне оештыручылар — аларны кичекмәстән кулга алырга, гаиләләрне илнең төньяк һәм көнчыгыш районнарына озатырга кушыла;
  • икенче категория — «контрреволюцион кулак активы»ның калган өлешен, аеруча иң бай кулаклары һәм ярымалпавытлар — аларны илнең ерактагы районнарына, яки крайның ерактагы районнарына сөрергә тиеш булганнар.
  • өченче категория — башка кулаклар, аларны колхоз хуҗалыгыннан тыш участокларында таратып утыртырга тиеш булганнар[1]

18-60 яшьтәге хезмәткә яраклы ирләр булмаган, шулай ук партиядә, комсомолда әгъза булып торган, ЭККГ-дә хезмәт иткән, кызыл партизан булган һәм революция хәрәкәтендә катншкан кулак гаиләләре әгъзалар сөргенгә дучар булмаганнар. Кулаклар балык категорияләре граждан хокуклардан мәхрүм ителәләр, милке тартып алына. 1932 елда кулакларның граждан хокукларын торгызуы башлана. 1934 елның 27 маенда кабул ителгән ССРБ ҮБК-ның «Элекке кулакларның граждан хокукларны торгызу тәртибе турында» карары буенча кулакларга граждан хокукларны кайтару практикасы киңәя.

Искәрмәләр[үзгәртү]