Кулланучы бәхәсе:Ерней

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ерней latin yazuında])
Архив
Архив
Архив
Зинһар, яңа темаларны астан өстәгез.

Википедиягә 10 ел![вики-текстны үзгәртү]

10 ел
Википедия проектына 10 ел тулу уңаеннан Татар Википедиясе эшчәнлегендә актив булган кулланучыларга =) --Рашат Якуп 10 гый 2011, 14:36 (UTC)[җавап бирергә]

Мәкаләләрне күчерү[вики-текстны үзгәртү]

Киләчәктә мәкаләне күчерер алдыннан аңа {{Күчерү}} баннерын тагып, Википедия:Күчерү битенә язып куегыз, зинһар. Аннан соң инде берничә көн узып, беркем дә каршы чыкмаса, күчерергә була. Сез күчермәсәгез дә, админнар күчерер. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. --Timming 23 гый 2011, 16:45 (UTC)[җавап бирергә]

Сер булмаса, йолдызларның һәм йолдызлыкларның татарча исемнәрен сез кайдан таптыгыз? Өлкәр, мәсәлән, төрекчә исеменең татарча бирелеше генә түгелме. Чыганак нинди? -- Marat Vildanov 1 фев 2011, 20:21 (UTC)[җавап бирергә]

Universal (Tt-Ru) (ABBYY Lingvo x3). Татарско-русский словарь, 56000 слов, 7400 фразеологических выражений © Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова, 2007.
Тагын Зодиак йолдызлыклары битендә Искәрмәләр бүлекне карагыз. Анда чыганакларга сылтамалар бар.
Юк, өлкәр татарча атама. Төрекчә Süreyya була.
Зодиак йолдызлыклардан тыш, башка 76 йолдызлыкның исменәре рус һәм латин теленнән тик заманча татар теленә тәрҗемә иттем. --Ерней 2 фев 2011, 14:34 (UTC)[җавап бирергә]

Перельман, Я.И. Кызыклы астрономия. Русча 8 нче басмадан тәрҗемә. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 232 б.

Бу китапны сатып алдым. Күк җисемнәр турында мәкаләләр язганда яхшы чыганак булыр дип уйлым. --Ерней 16 мар 2011, 17:30 (UTC)[җавап бирергә]

Дөрес уйлыйсыз. 1958нче елда бастырып һаман сатып яталармы? Шуннан бирле мәгълүмат үзгәрмәгәндер бит? Мин үзем, мәсәлән, кызыклы фактлар укырга бөтенләй яратам. --Zahidulla 17 мар 2011, 12:18 (UTC)[җавап бирергә]
2005 елда "Мәгариф" нәшриятында басылган "Астрономия.11 класс" дәреслеге дә бик шәп, минемчә. Шәхсән мин аның буенча олимпиадага әзерләнеп, 1 урын алдым)
Ләкин Перельманның китабын бииик мактыйлар инде))) Уңышлар телим сезгә)))))) --Шәйхи 17 мар 2011, 13:01 (UTC)[җавап бирергә]
Дәреслекне тапмадым. Сатуда юк... --Ерней 18 апр 2011, 15:55 (UTC)[җавап бирергә]

Үрнәкләр[вики-текстны үзгәртү]

Миңа Йолдызлык һәм Йолдыз үрнәкләре (карточкалары) кирәк. ru:Шаблон:Созвездие, ru:Шаблон:Звезда Тәрҗемә итәм, әмма үзем яса алмыйм. Кем булыша ала? --Ерней 18 апр 2011, 15:55 (UTC)[җавап бирергә]

Туган тел көне белән![вики-текстны үзгәртү]

26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне һәм Татарстанда, шул уңайдан, Туган тел көне. Сезне чын күңелдән Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне белән котлыйм һәм Википедиягә керткән хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

Тукаебыз язып калдырган:

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем cин туган тел аркылы.»

Татар Википедиясенең дә максаты туган телебез, татар телендә, белем туплау һәм тарату. --Zahidulla 26 апр 2011, 04:29 (UTC)[җавап бирергә]

Астрономия ордены[вики-текстны үзгәртү]

Астрономия ордены
Татар Википедиясендә астрономия турында мәкаләләргә зур өлеш өчен, барлык Википедиячеләр исеменнән ----Айдар Шәйхи (Ajdar)


Рәхмәт! Татар теле үсеше өлкәсендә хезмәт итәм! --Ерней 4 июл 2011, 14:39 (UTC)[җавап бирергә]

Шунысын искәртергә кирәк, Ерней язган кайбер мәкаләләр рус, хәтта инглиз википедияләрдәге мәкаләләрдән зуррак! Афәрин! :)--Рашат Якуп 4 июл 2011, 14:41 (UTC)[җавап бирергә]

Ә бит бездәге сайланма/яхшы мәкаләләр дә күбесенчә тәрҗемә эше =(( ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Мин дә тәрҗемә итәм :) , әмма чыганак өчен Рус Википедиясене дә, Инглизны да кулланам. Йолдызлар башлангыч исеме белү өчен Гарәп Википедиясене багам. Турысын әйткәндә, миндә гел Перельманның Кызыклы астрономия китабы бар, Астрономия дәреслегене тапмадым :( . Бу бик уңайсыз, яхшы әле ABBYY Lingvo сүзлеге бар... --Ерней 4 июл 2011, 15:11 (UTC)[җавап бирергә]

Астрономия буенча портал ясыйсыгыз килмиме? Менә бу порталларга нигезләнеп матур гына бер портал ясап була, мәкаләләр җитәрлек:

--Zahidulla 24 июл 2011, 14:38 (UTC)[җавап бирергә]

Минемчә бер кешегә генә Портал кирәкми. Күтәрәлмим. --Ерней 25 июл 2011, 14:28 (UTC)[җавап бирергә]

Википедиягә рәсемнәр йөкләп, мәкаләләрнең сыйфатын арттырган өчен сезгә рәхмәт! Сез йөкләгән файлга ирекле лицензия калыбы тутырылган (яки бер калып та тутырылмаган) һәм лицензия күрсәтелмәгән. Хәзерге вакытта Татар Википедиясендә лицензияләр өлкәсе бөтенләй эшләнмәгән. Әгәр сурәтегез ирекле лицензияле булса, аны Викиҗыентыкка йөкләргә киңәш итәм. Әгәр рәсемегезнең лицензиясе турында мәгълүматыгыз булмаса, димәк ул ирексез лицензияле. Аның өчен «Ирексез лицензияле сурәт» калыбын тутырырга кирәк. Түбәндәге файллар белән хәл ителмәсә, алар ике атнадан соң бетереләчәк:

Ихтирам белән, Zahidulla 11 окт 2011, 14:59 (UTC)[җавап бирергә]

Русмы, урысмы?[вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көннәр. Күрүемчә, сез беркемгә әйтмичә кампания башладыгыз. Татар матбугатында урыс белән рус сүзләре бәрабәр кулланыла. Күрәсезме - катгый стандарт юк. Татарча википедиядә «Рәсәй»ме, «Россия»мы язылышын сайлаганда, шөкер барыбызга ярардай вариант кабул ителгән: [1] Сез исә бу очракта, никтер компромисс эзлисе урынга ике вариантның берсен («урыс») тибеп, бер генә («рус») вариантны калдырырга кушасыз. --Derslek (обсуждение) 1 апр 2012, 10:46 (UTC)[җавап бирергә]

Сәлам. Мин матбугатка карамыйм. Википедиядә әдәбият теле кулланырга мәҗбүр. Сүзлекләргә карагыз, анда гөл рус, руслар, рус теле һ.б. Әйе, урыс сүзе бар һәм аны кулланалар, әмма гади сөйләмдә һәм өстәвенә бу сүздә кимсетүле төсмер да бар. Шуңа күрә бу сүзне яңа мәкаләләрда кулланырга ярамый, ә искеләрдә алмаштырырга кирәк. Ихтирам белән. --Ерней (обсуждение) 1 апр 2012, 17:39 (UTC)[җавап бирергә]

Вы можете создавать статьи о Шайла Стайлз, Ники Минаж, Юлия Тимошенко, и Гурбангулы Бердымухамедов? Спасибо. --Yuri Venlaykov (обсуждение) 24 апр 2012, 10:15 (UTC)[җавап бирергә]

Мәкаләләрегезне тулырак языгызчы (ягылбай мәкаләсе энциклопедик эчтәлекле булса да, бик кыска), ихтирам белән --Ilnur efende (обсуждение) 10 окт 2012, 12:15 (UTC).[җавап бирергә]

Корбан бәйрәме белән[вики-текстны үзгәртү]

Корбан бәйрәме белән
Узып киткән Корбан бәйрәме белән сезне:) --Ilnur efende (обсуждение) 26 окт 2012, 17:56 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт) --Ерней (обсуждение) 30 окт 2012, 15:46 (UTC)[җавап бирергә]
Яңа ел белән!
Хөрмәтле кардәшләр! Сезне яңа, 2013 ел белән чын күңелдә тәбриклим! Безнең халык өчен бу чит бәйрәм булса да, үткән гамәлләргә йомгак ясап, яңа хыяллар-планнар төзү өчен бу уңайлы форсат. Татар Википедиясе өчен арый-талмый хезмәт итүегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәсем килә! Киләсе елда да, арабызда бернинди ызгышларсыз гына, бердәм такым буларак проект өстендә эшләргә насыйп булсын! Шәхси тормышыгызны да Аллаһ тәгалә нигъмәтләр белән шатландырсын! Уңышлар теләп, Рашат Якуп (обсуждение) 30 дек 2012, 21:12 (UTC)[җавап бирергә]

Мин Haqmar әфәндедән елгалар скриптын алып аны тәрҗемә иттем: Терентьевка. Бу мәкаләләрне ясауга ничек карыйсыз?--Ilnur efende (обсуждение) 25 фев 2013, 16:49 (UTC)[җавап бирергә]

Начар түгел. --Ерней (обсуждение) 3 мар 2013, 15:34 (UTC)[җавап бирергә]

Кадерле дус, сәламнәр сезгә!

Википедиядә урнашкан катлаулы һәм каршылыклы вәзгыятьне чишү, киләчәктә конфликтларны хәл итүче төп органны булдыру максатыннан, Югары арбитраж шурасының беренче чакырылышы җыела. Сездән сайлауларда катнашуыгызны (намзәтләр тәкъдим итүегезне һәм тавыш бирүегезне) үтенәм. Сайлаулар процессы 24 марттан 14 апрельгәчә дәвам итә.

Сезгә рәхмәт белән, ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 23 мар 2014, 12:31 (UTC)[җавап бирергә]

Тавышыгызны бирергә онытмагыз![вики-текстны үзгәртү]

Кадерле дуслар! Кулланучы:Ilnur efende ачкан тавыш бирүдә катнашырга чакырам: Википедия:Администратор вазыйфасыннан азат итү: Derslek, Март-Апрель 2014. Ул Татар википедиясенең администратор һәм бюрократы Derslek кагыйдәләр бозуда гаепләп, вазифасыннан азат итүне сорый. Бу тавыш бирү – яңа тәмаланган Википедия:Администратор вазыйфасыннан азат итү: Derslek, Март 2014 сәхифәсенең дәвамы. Оештыручысы - Кулланучы:Kitap ның. Ул тавыш бирү нәтиҗәсендә Derslek-кә тагылган гаепләүләр һәм дәгъвалар нахак итеп танылды. Татвикипедиядәге кулланучыларның тыныч, гаугасыз иҗади эшенә зыян китергән җәнҗалларга нокта куяр өчен, сезне Каршы дип тавыш бирергә чакырам. Тавыш бирү 29 мартта башланды, 12 апрель көнне тәмамлана. Хөрмәт белән, Derslek (бәхәс) 1 апр 2014, 14:40 (UTC)[җавап бирергә]

(TT-LAT) Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр qağidä proyektın räsmiläşterü protsessı bara - tawış birü waqıtı: 30 aprel - 14 may 2014. Qağidä proyektınıñ bäxäsendä 2 atnadan artıq zaman däwamında yaña täqdimnär bulmadı (konsensus bar).
(RU-LAT) V period s 30.04 po 14.05.2014 idet golosovanije po utverzhdeniju pravila Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр. Protsess initsyirovan v sviazi s dostizheniem konsensusa na stranitse obsuzhdenija projekta pravila - novykh kommentarijev i predlozhenij ne bylo v techenije boleje 2-ux nedel'.
(EN) This is to announce beginning of formal adoption vote (April 30 - May 14, 2014) for Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр policy. The procedure begins as no new proposals where registered in the draft discussion within over 2 weeks (consensus is there). -- frhdkazan (бәхәс) 1 май 2014, 17:42 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия:Идарәче статусын алу/Frhdkazan шушы биткә күз салыгыз, фикерегезне әйтегез. Рәхмәт!--Qaraq (бәхәс) 28 июн 2014, 19:40 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия:Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары[вики-текстны үзгәртү]

Рәсмиләштерү 2-16.7.2014 бара. -- frhdkazan (бәхәс) 3 июл 2014, 18:00 (UTC)[җавап бирергә]

Бәхәсләшү һәм тавыш бирү кагыйдәләре[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Ерней. Бәхәсләшү һәм тавыш бирү кагыйдәләре буенча тавышыгызны бирергә чакырам. Әлеге кагыйдәләр җыелмасы кабул ителгәч, Татвикида низаглар туктап торыр, төп игътибар мәкаләләр язуга күчәр дип ышанабыз. -Derslek (бәхәс) 21 июл 2014, 13:10 (UTC)[җавап бирергә]

Вики-Пайрём һәм Вики-конференция 2017[вики-текстны үзгәртү]

Беренчесе Йошкар-Ола'да октябрь азагы берәр шимбә-якшәмбесе яки ноябрь бәйрәмнәре вакытында, икенчесе ноябрь азагында Мәскәүдә булачак (якынлашучы семинар һәм конференцияләр). Марий Элга машина белән барам, Мәскәүгә билетларны, андагы ашау-эчүне һәм, кирәк булса, кунакханәдә кунуны ВМРУ һәм Викимедиа Фонды акчалары белән каплау каралган. Катнашырга вакытыгыз һәм теләгегез булса, озакка сузмыйча хәбәр итегез. Киләчәк елга көзге бөтенроссия Вики-конференциясен Казанга китерергә, экс-ССРБ һәм якындагы илләрдәге викимедистларны (Төркия, Иран һ.б.) да катнашырга чакырырга исәп бар бугай ВМРУ коллегаларымның. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 17 авг 2017, 20:42 (UTC)[җавап бирергә]

Мишәрләрдә -ов кушымачалары -у-га алмаштырыла: Тамбу, Ламу, Сарату, чирку. «Тамбу» яклы бер чыганак та таптым: http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2002_1_2/02/02_3/ - Derslek (бәхәс) 8 июн 2019, 07:01 (UTC)[җавап бирергә]

  • Юк, бу ОРИСС наданлыктан. Тамбов гарәп язуы белән та-алиф-мим-ба-вау хәрефләре белән язганнар. Мин үзем метрикаларда укыдым. Әмма бу гарәп язуы кимчелеге, шәхәрнең атамасы Тамбов. Бу рус теленнән кергән сүз. Халыкның әйтелеше һәм/яки башка графика белән язылышы заманча орфографиягә тәэсир итми. --Ерней (бәхәс) 8 июн 2019, 07:11 (UTC)[җавап бирергә]
    • Derslek, сез яңадан Тамбу дип язасыз, шуңа күрә Татар Википедиясендә бик аз кеше язалар, бәхәссез нигезсез ниндидер рәсми булмаган орфографияне кулланасыз, шикле (абруйсыз) чыгынакларга сылтыйсыз. Минем исемә килә, ТатВикинең беренче идарәсе үзенең Заманалиф белән юкка чыкты...
      • Нишләп наданлык булсын? Бу бит халык сөйләме нормасы. Без күмпе тырышлык куйдык Татарстаннан читтәге авылларның һәм елгаларның татарча исемнәрен теркәү өчен. Зуррак торак пунктларны да халык телендәгечә язудан куркмаска кирәк. --Derslek (бәхәс) 8 июн 2019, 10:16 (UTC)[җавап бирергә]
        • Чөнки Википедия — ул энциклопедия, аның мәкаләләре абруйлы чыганаклар нигезендә булырга тиеш. Монда халык теленә урын юк, иң күбесе мәкаләнең махсус бүлегендә (мәс., Атама/Исем) һәм абруйлы чыганакларга сылтамалар белән. Ә теге мәкалә абруйлы чыганак түгел, ул Тамбов губернасы татар исеме турында түгел, минемчә автор гарәп язуындагы текст турыдан-туры кирилл язуына күчерелде. Тагын бер мисал китерәм, гарәп язуында в хәрефе юк, шуңа күрә фамилияләрдә -ов, -ев урынына гарәптәге фа яздылар, әмма без хәзерге вакытта кирилл язуында -оф, -еф язмыйбыз бит. Кызганыч Татар Википедиясендә күп мәкаләләрда, хәтта аларның исемләрендә ОРИСС. --Ерней (бәхәс) 8 июн 2019, 11:25 (UTC)[җавап бирергә]
    • Ничек инде болай, бер яктан безне үзешчән рәвештә атамалар ясауда шелтәлисез, икенче яктан - шәхесләрнең исемнәрен язма чыганакларда теркәлмәгән вариантларга үзгәртәсез. [2] [3] [4] һ.б. --Derslek (бәхәс) 18 сен 2019, 15:03 (UTC)[җавап бирергә]
      • Derslek, чөнки Үмәр варианты татар әдәби телендә беркайчан да булмый. Я әдәби (казан диалектындагы) Гомәр (әйтелеше [ғөмәр]), я мишәр диалектындагы Өмәр (әйтелеше [‘өмәр]). Шуңа күрә Сез үзегез чыгынакларга сылтамаларны бирегезче. --Ерней (бәхәс) 19 сен 2019, 05:39 (UTC)[җавап бирергә]
        • Сезнең белән килешеп булмый. Без мишәрчә исемнәрне татар әдәбияте классигы Габдулла Тукай кушканча язабыз: https://tt.wikibooks.org/wiki/Шыер_(Тукай). --Derslek (бәхәс) 19 сен 2019, 09:03 (UTC)[җавап бирергә]
          • Derslek, Сез көләсезмени? Бу абруйлы чыганакмы? Беренчедән, Тукай кирилл язуын кулланмады, аның заманында татар теленең гарәп язуы гына бар иде; бәлки бу тәрҗемәченең укылышы/язылышы. Икенчедән, бу бит шаян шигырь, мишәр әйтелешеннән мыскыллап көлү; аңа сылтарга ярамый. Өченчедән, халык әйтелеше орфографиягә тәэсир итми; тик минемчә бер чыгарма бар — гарәптәге ғайн хәрефе/авазы, аны язаргамы/юкмы. Мәсәлән, Габдулла/Абдулла, Гомәр/Өмәр. Мин ышанам, Сез татар орфографиядәге ғ артынан килүче ө урынына о, и урына ый һ.б. язылу кагыйдәсе турында беләсез. Һәм соңгыннан, татар телендә бик күп абруйлы чыганаклар бар — сүзлекләр, энциклопедияләр; мин аңламыйм нигә Сез һаман ниндидер аерым мәкаләләр, аерым шигыйрьләр, һәтта аерым җөмләләр эзлисез һәм бөтен Татар Википедиясен «Тамбу», «правинсә» шикелле „атамалар“ белән шакшылап бетердегез?!! --Ерней (бәхәс) 19 сен 2019, 10:32 (UTC)[җавап бирергә]
            • Сез артык кискен фикер йөртәсез. Әгәр ниндидер бәхәсле мәсәләгә төзәтмә кертәсегез килә икән, аны һичшиксез, чыганаклар китереп нигезләгез. Әлегә мин моны күрмим. Киресенчә, фикерегезгә каршы килгән чыганаклардан гаеп эзләп маташасыз. Тукайның күптомлыклары сез язганча татарчадан татарчага тәрҗемә ителмәгән, аларны югары квалификацияле текстологлар әзерләгән. Аларның квалификациясен шик астына куярга хакыгыз юк, бу чыннан да ОРИСС булыр иде. Үмәр исеменә тукталыйк, мишәрләр әпә-телсез халык түгел, аларда вакытлы матбугат та, әдәбият та бар. Аларда исемнәр казанча түгел, үзләренчә языла, бу фонда сезнең карашларыгыз спекулятив булып күренә. Аннары, «правинсә», «прафисыр», «Питырбур»ларны кем язып тутырганны белешегез башта, барысын бер чүмәләгә өеп куймагыз. 1929 елга хәтле чыккан әдәбияттагы сүз язылышын бүгенге заман орфографиясе белән чәкештерүне мин дә хупламыйм. Андый җирләрне сезгә төзәтергә беркем комачауламый. --Derslek (бәхәс) 19 сен 2019, 20:00 (UTC)[җавап бирергә]
              • Derslek, мин Сезнең белән килешмим. Мин Тукайны һәм аның әсәрләрне шик итмим, мин шаян шигыйрь абруйлы чыганак булуын шик итәм. Мишәрләр телсез халык түгел, әмма бездә бөтентатар бердән әдәби телебез бар икән һәм мин рәсми орфографияне кулланырга чакырам. „Үмәр“не башкорт телендәге сайтларда гына таптым. „Өмәр“не исә татар телендә ОРИСС булмаган зур мәкаләдә: Өмәр Байкүл. Сездә шаян шигыйрьдән башка абруйлы чыганаклар бармы? Ялгыш язылыш турында. Әлбәттә, бу эшне татар телен уртача дәрәҗәдә белгән башка кулланучы һәм аның роботы башкара. Әмма Сез бу Википедиянең идарәчесе, шуңа күрә бу начар эшне туктамыйча Сез моны хуплыйсыз икән һәм Тамбу турында Сез миңа яздыгыз... --Ерней (бәхәс) 20 сен 2019, 05:30 (UTC)[җавап бирергә]
                • Начар эзләдегез, димәк. Язма чыганакларда Үмәр исеме рәсмиләшкән диярлек: Нижегородские татары: биографический словарь. Том 1 / Гл. редактор Д.В. Мухетдинов; отв. редактор Р.Ф. Ибрагимов – Н. Новгород, Издательский дом “Медина”, 2008 г. 576 с.. Электрон чыганакларны китереп тормыйм, алар йөзләгән. Җирле исемнәрне «казанчалаштырып» сез әле сүз барган кулланучы белән бер дәрәҗәгә төшәсез түгелме? Польша яһүденә, азерларга, таҗикларга ғ хәрефен өстәп, ул да алардан «почти татар» ясый бит. --Derslek (бәхәс) 22 сен 2019, 05:34 (UTC)[җавап бирергә]
                  • Derslek, чыганак өчен рәхмәт, мин үзем эчтән риза булмасам да (чөнки Өмәр язылышы татар теле кагыйдәләренә буйсына), Үмәр Даһер булсын. Юк, мин „казанчалаштырмыйм“ һәм, гомумән, „җирлечәләштермим“, мин тәкъдим ителгән язылыш ғ хәрефсез. Өстәргә кирәк, мишәрләр аерым халык түгел, аларның үзенең аерым әдәби тел юк, бердән татар телебез генә бар. Моннан тыш башка сүзләр язылышы (Тамбу шикелле) сорау кала. --Ерней (бәхәс) 23 сен 2019, 04:24 (UTC)[җавап бирергә]
                    • Искә төште, Казан артында туган Гомәр Бәшировның автобиографик повестенда геройны авылда Гумәр дип атыйлар. Минемчә, Гомәр формасы әдәби телгә үзе очраклы кереп урнашкан. --Derslek (бәхәс) 26 сен 2019, 18:31 (UTC)[җавап бирергә]
                      • Гомер һәм Гомәр сүзләре гарәп язуында عمر‎ (‘айн мим ра) дип языла, ‘айн хәрефеннән соң و‎ (ўаў) хәрефе юк, шуңа күрә шунда беркайчан да ү (озын аваз) булмас, ө (кыска аваз) генә. Минемчә әдәби язылыш, кагыйдәләр җирле диалектлардан мөһимрәк. --Ерней (бәхәс) 27 сен 2019, 09:32 (UTC)[җавап бирергә]
                      • Derslek, бәлки Сез татар һәм башкорт телләрендә сузык авазларның күчеше турында беләсез икән. Минемчә (мин чыганакларда анык мәгълүматны тапмадым) татар теленең мишәр диалектында бу күчеш я булмаган, я тулысынча түгел булган. Шуңа күрә ө урынына ү дип „сүлиләр“, янә казандагы ғ авазы булмаганлыктан Гомәр/Өмәр урынына Үмәр булып чыга. Бу мин һәм Сез арасындагы гына сорау түгел. Мин бу мәсьәләне (мишәр сөйләвен язуда күрсәтергәме/юкмы) җәмгыять белән фикер алышуга куярга чакырам. --Ерней (бәхәс) 28 сен 2019, 05:52 (UTC)[җавап бирергә]

Вики-секция@IT BILER FORUM 2019[вики-текстны үзгәртү]

Ерней әфәнде, монда катнашырга мөмкинлегегез булмасмы?--frhdkazan (бәхәс) 7 июл 2019, 11:34 (UTC)[җавап бирергә]

Тагын фикерләшмичә үзгәртүләр турында[вики-текстны үзгәртү]

Кулланучы:Ерней, минем Молдаванская ССР турында ишеткәнем юк. Кайдан алдыгыз: [[5]]?

  • Derslek әфәнде, сәлам. Минем дә ишәткәнем юк. Әмма русчадагы молдавский, молдавская сүзләре татарча молдаван була. Сүзлекләрдә тикшереп була. Татар телендә молдав сүзе юк, тик молдаван һәм Молдавия. Илнең исемендә кайсысын кулланырга бәхәсләшеп була. Ләкин сез тик рус вариантына карамагызчы, молдаван телендә РСС Молдовеняскэ, ә инглиз телендә Moldavian SSR була инде, димәк Молдаван ССР, Молдавия ССР түгел. Мин сезгә бәя әйтем инде, мин алдан тикшерәм, аннары үзгәртәм. Ә сез минем дәлилләремне сорамыйча бер үк мизгелдә үзгәртәсез. Бәлки мин һаман хаклы түгел, әмма һичнәрсәгә карамастан кагыйдәләр буенча әүвәл сорарга кирәк. --Ерней (бәхәс) 16 ноя 2019, 19:16 (UTC)[җавап бирергә]
    • Ерней, молдован - ул милләт түгел, алар - Сталин басып алган Молдавия/Бессарабия өлкәсендә яшәүче румын халкы. Димәк республика исеме милләт исеменә түгел, өлкә атамасына бәйле булып чыга. Сезнең аргументларыгыз ихтирамга лаек, ләкин аларны башта ВП:Күчерү битендә язу яхшырак булыр иде. --Derslek (бәхәс) 16 ноя 2019, 19:30 (UTC)[җавап бирергә]

Идарәче сайлаулары[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле кулланучы, әлеге Идарәчеләр сайлау буенча тавыш бирү төркеменә кереп һәрбер тавыш бирүдә Татар Википедиясенә идарәчеләр сайлау буенча үз тавышыгызны калдырсагызчы.--Ilnur efende (бәхәс) 1 июл 2020, 18:16 (UTC)[җавап бирергә]

Татарча Википедиягә үлчәү берәмлекләре кебек аеруча кирәкле һәм мөһим темага язган өчен рәхмәт. Тик мәкаләләрдә чыганаклар күрсәтү дә кирәк--Ilnur efende (бәхәс) 14 сен 2020, 19:07 (UTC)[җавап бирергә]

Wikimedia CEE Meeting 2024[вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн! 2024 елның 27-29 сентябрендә Истанбулда, Төркиядә узачак конфeренциядә катнашу, чыгыш ясау өчен фикерләшү буенча тема ачык. Шулай ук телеграмм төркемендә фикерләшеп була. Үзегезне яки башка кандидатларны тәкъдим итә аласыз. Ихтирам белән--Il Nur (бәхәс) 10 апр 2024, 16:58 (UTC)[җавап бирергә]