Кулланучы бәхәсе:Ispahsalar

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ispahsalar latin yazuında])
   Кагыйдәләр һәм киңәшләр   
Татар Википедиясенә рәхим итегез, Ispahsalar! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, Ispahsalar! !

Welcome to the Tatar Wikipedia, Ispahsalar! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию!

   Башлаучыга ярдәм
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль
Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez!

Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз.

шулай имзагызны калдырып була
Википедиядәге мәкаләләрнең хуҗалары юк, аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин Сез форумнарда яисә сәхифәләр бәхәсләрендә язганда имзагызны калдырырга кирәк. Аның өчен мондый символны куерга кирәк: (~~~~), яисә кораллар панелендә кирәкле рәсемгә басырга.

Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!

Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that’s no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here!
   Мәкаләләрне ничек төзәтергә
   Рәсемнәр
   Автор хокуклары
   Глоссарий
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000
501 170? Бөек Тукай теле өчен әз бит бу!
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help.
  • (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldırğanım qädär yärdäm itergä torışırmın.
  • (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдырганым кадәр ярдәм итергә торышырмын.
  • (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım.
  • (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь.
  • (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help. -- frhdkazan (бәхәс) 15 апр 2014, 12:22 (UTC)[җавап бирергә]

Латин әлифбасы[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле, Ispahsalar. Татар Википедиясендә латин әлифбасы кагыйдәләре киләсе сылтамаларда тасвирлана:

Рәхмәт. Мин Яңалифне Заманәлифтән уңайлырак дип уйлыйм. Шулай да, Заманәлиф турында сорауларым бар.

Мин текстны кириллдан латинга күчерүче програм (транслиттер) язам. "Ərmǝnstan" мәкаләсе - шул програмның эше. Кириллдан заманәлифкә да транслиттер язмакчы булам. Шуның өчен, заманәлифнең кайбер үзенчәлекләрен аңлатып бирсәгез иде: 1) "í Í - ый авазы, "и" авазына каты ише булып тора, шулай итеп тулы сингармонизм булдырыла: a-ä, o-ö, u-ü, ı-e, í-i. Мәсәлән: barmí, çístart, taríx, Fatíma" ( моннан алдым: Википедия:Zamanalif_язылышы). Тарих, чистарт сүзләре өчен бу кагыйдә гамәлдәме? Алардагы аваз - "и" авазының аллофоны гына түгелме соң? Шундый очракларда "И"не "Í"га әйлендерү нинди кагыйдә буенча ясала? Мәсәлән, сүздә "и"дән башка бөтен сузыклар каты булса, ул "и" í-га әйләнәме? 2) Шул ук мәкаләдә тасвирланган диактрик билгеле сузыклар (â Â, ú Ú, á Á, ó Ó, é É) гамәлдәме? 3) Щ-не ş яисә şç итеп язаргамы?

Әлбәттә, Яңалиф-2 язу өчен уңайлырак була, чөнки анда диакритик һәм нокталы сузыклар әзрәк булды (ü, i, j генә). Ләкин махсус латин хәрефләре - ǝ, ɵ, ꞑ - күп шрифтларда бөтенләй юк, соңгысы ꞑ - тик яңа Юникод версиясендә бар (санаклар 80%-нда аны юк). Кирилица алдыннан латиницаның төп өстенлеге - ул күпчелек шрифтларда бар, чит илләрендә кулланылып була, шуңа күрә нокталы ä, ö, ñ күбрәк үтәрлек була (бу хәрефләр Аурупа телләрендә киң кулланыла - Алмания, Испания, Финляндия һ.б.), шуңа күрә Татарстан Парламенты нәкъ бу әлифбаны рәсми рәвештә раслаган - Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны. Рәсми әлифба - Заманалиф түгел, Заманалиф ул рәсми булмаган әлифба, анда аерым өстәмә Í хәрефе кертелгән булган. Бәлки Заманалиф төгәлрәк, чөнки барлык татар авазларын тасвирлый, ләкин Татар Википедиясендә хәзер тик рәсми латин әлифбасы кулланыла (элегрәк Заманалиф кулланылган).

Кириллдан латинга күчерүче програм (дөрес әйләндергеч, шул исәптән Заманалиф белән) Пәрәвездә бар инде: Төрле әлифбалы әйләндергеч.--Kitap (бәхәс) 17 апр 2014, 09:16 (UTC)[җавап бирергә]

Җентекләп җавап биргәнегез өчен рәхмәт. Чынлап та, рәсми итеп кабул ителгән әлифбаны заманалиф дип белә идем. Алайса транслиттерымны рәсми әлифбага да яраштырырмын Алла боерса.
Сез әйткән ул транслиттерны күргән идем инде, ул да әйбәт. Күбрәк програмнар булса, яхшырагын сайларга була:) Татар программистлары берләшергә тиеш, минемчә. Сез ул сайтны язган кешеләрне белсәгез, әйтеп куегызчы, "маэмай"ны "maemay"га әйләндермәсеннәр әле:)
"80%" санын кайдан алгансыз? Санакта Юникодның соңгы версиясе булуы үзе кирәк түгел, ул версияне исәпкә алган шрифтлар гына кирәк! Андыйлар бар.
Әйе, Ауропа телләрендә диактрик билгеләр кулланышта. Әмма андый хәрефләрнең телдә ешлыклары 1%тан сирәк арта! Үзегез тикшерә аласыз: En:Letter_frequency. Татар "Ә" хәрефенеке, мәсәлән, 5% тирәсендә. (Иң еш очрый торган хереф - "А"ныкы - 11% тирәсендә.) Уйлап кына карагыз, нинди уңайсызлык! Ә әле бит башка нокталы хәрефләр дә бар. Кул белән язарлык түгел бит! Урысча язганда ё өстенә дә нокталар куярга иренәбез ич.
Канун ул рөхсәт итә генә. Без үзебез, үз башларыбыз белән уйларга тиешбез. ä, ñ, ö вакытлы чара гына диеп белә идек башта. Вакыты җитте инде.--Кулланучы:Ispahsalar

Мин Сез белән килешәм, 13 меңле сүзлектә санаганнан соң киләсе йомгакны китерәм:

  • Хәреф ешлыгы:
  • A 9660
  • I(ы) 8015
  • Ä 6255
  • E 5406
  • i 3549
  • U 3199
  • Y 2773
  • Ü 2065
  • Ö 1202
  • O 1136
  • W 1798
  • ç 2794
  • ş 2187
  • ğ 1314
  • c 599
  • ñ 425
  • q 4283
  • h 224
  • f 303

Әлбәттә Ä - хәрефен куллану ешлыгы = 6255 (сузыклар арасында өченче урында!) шактый зур, Ö = 1202 - критик күрсәткеч түгел, ñ = 425 - түбән күрсәткеч. Шулай итеп, чынлап нәкъ Ä хәрефе, аның ешлыгы сәбәпле нокталарны кул белән язарлык кыен, шуңа күрә кул белән Ә, Ө, ꞑ итеп язарга була.

Ни өчен Татарстан парламенты нокталы (ä, ñ, ö) әлифба вариантын раслады? Минемчә сәбәпләр берничә:

  1. латин әлифбасы аеруча Финляндиядә һәм Төркиядә кулланыла, фин татарлары фин клавиатурасын кулланалар, ә анда нәкъ Ä - хәрефе бар. Төркия Бердәм Төрки әлифбасын күптән инде яклый, ул әлифбада Ä - хәрефе бар.
  2. ä, ñ, ö - хәрефләре Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләрендә актив кулланыла, һәм гаҗитләрнең бай архивы шул хәрефләрдә язылган, ә бу бит татар халкының мирасы инде.
  3. Шрифтлар. ä, ñ, ö - хәрефләре Үзәк Аурупа шрифтларында бар, ул киң таралган, хәттә Голландия Викидә карый аласыз: анда Әмәт метро станциясе нәкъ Ämät дип языла, чөнки голандлар, алманнар, финнар Ä-хәрефен аңлап укый алалар. ä, ñ, ö - хәрефле әлифба Аурупага һәм Көнбатыш илләргә аңлаешлырак була.
  4. Эзләгеч (поисковик). Ә һәм ǝ һәм ə - бертигез күренеп торган хәрефләр, ләкин төрле кодировкага ия ( Ә=& # 1240; , ǝ=& # 477; , ə=& # 601; )шулай итеп чынында төрле билгеләр-хәрефләр! һәм эзләгеч - әsər, ǝsǝr, əsər - бертигез күренеп торган сүзләрдә - өч төрле сүзне карый, буталчыклык булып чыга. Кемдер әsər, кемдер ǝsǝr, кемдер əsər дип язса кулланучы таба алмаячак. ä хәрефе - бер генә кодировкага ия, бер генә вариант. (Минем санагымда ꞑ хәрефе дөрес күрсәтелми, кайдан махсус шрифтны алырга әйтегезче.)

Шулай итеп Татарстан парламенты раслаган ä, ñ, ö - хәрефле әлифбаны кимчелекләр булуына карамастан кулланырга кирәк, ә кул белән язуда Ә, Ө, ꞑ кулланырга була дип уйлыйм.--Kitap (бәхәс) 18 апр 2014, 15:22 (UTC)[җавап бирергә]

"Татар программистлары берләшергә тиеш, минемчә" - Элегрәк татар програмистлары шул форумда аралашалар иде. Анда 49 бит, күп файдалы мәгълүмат бар. Кызганычка каршы анда актив аралашу тәмамланды.--Kitap (бәхәс) 18 апр 2014, 16:21 (UTC)[җавап бирергә]

Сылтамалар өчен рәхмәт!
Финнар инде бездән элек латин әлифбасын кабул иткәннәр иде, ул безнекеннән аера иде... Мәсәлән, ә авазы "е" белән языла иде, ы һәм е икесе дә - "ı" хәрефе белән. Хәзер ничек микән аларда, белмим...
Әлбәттә, чит ил кешеләренең Ä хәрефе белән таныш булулары - уңайлы нәрсә, ә болай да без аларның җаен түгел, үз җаебызны кайгырырга тиешбез беренче чиратта, шулай бит? Минемчә, бөтен татарлар бер төрле әлифба белән язарга тиешләр - кул белән дә, санакта да! Нигә алай уйлаганымны аңлатып карыйм.
Без сүзләрне хәреф-хәрефләп укымыйбыз. (Кечкенә балалар гына хәреф-хәрефләп, иҗек-иҗекләп укый.) Без сүзнең бар хәрефләренә бер үк вакытта карап сүзне таныйбыз. Знеате ткаой фкоус, кгдоа в слвое бувкы мнеяют метсами, а мы все рвнао понмиаем? Монда да шул ук принцип эшли. Без, күбрәк укыган саен, һәр сүзнең кыяфәтен хәтердә саклыйбыз - ул бер тәмам "иероглиф"ка әйләнә сыман. Шуңа күрә һәрбер сүз һәрхәлдә бер үк хәрефләр белән язылырга тиеш. Югыйсә без бик акрын укыячакбыз.
Латин һәм кирил Ә хәрефләре төрле кодларга ия булулары хакында... Беләсезме, хәтта латин һәм кирилл А - ике төрле хәреф :) О, С, Х, Р да...
Мәгълүмәт архивларын шул әлифбадан Яңалифка күчерү - кыен эш түгел (күчерүче програмнар бар бит). Кириллицадан күчерүдән күпкә җиңелрәк :) --Ispahsalar (бәхәс) 19 апр 2014, 18:58 (UTC)[җавап бирергә]

Нишләп сез Ә херефе өчен латин кодировкасында - нәкъ ǝ (latin small letter turned e (U+01DD), HTML Entity (Decimal) & # 477; ) тәкъдим итәсез, әзәри латин алифбасында бит - ə (latin small letter schwa (U+0259), HTML Entity (Decimal) & # 601; ) кулланыла? Нинди кодировканы сайларга?--Kitap (бәхәс) 22 апр 2014, 12:14 (UTC)[җавап бирергә]

Кем тәкъдим итә аны? Latin schwa-ны куллану дөресрәк була, чөнки turned e-ның зур ише Ǝ хәрефе (Unicode U+018E) булып тора. --Ispahsalar (бәхәс) 22 апр 2014, 12:28 (UTC)[җавап бирергә]

Әрмәнстан латин версиясендә кече ǝ - latin small letter turned e (U+01DD) булды. Ярар, хәзер килештек: дөрес бердәм кодировкалар Яңалиф-2 өчен:

  • Ә - Ə latin capital letter schwa (U+018F), ə latin small letter schwa (U+0259)
  • Ө - Ɵ latin capital letter o with middle tilde (U+019F), ɵ latin small letter barred o (U+0275)
  • ң - Ꞑ latin capital letter n with descender (U+A790), ꞑ latin small letter n with descender (U+A791)

Кирәкле шрифтлар - Quivira яки DejaVu .

Тагы да TLB Times шрифты ä, ñ, ö -> ə, ꞑ , ɵ га әвелдерә (бик уңайлы, чөнки TLB Times һ.б. булмаганда кракозябрлар килеп чыкмаячак).--Kitap (бәхәс) 22 апр 2014, 13:04 (UTC)[җавап бирергә]

Абау, чынлап та, ялгыш ә белән ясаганмын транслиттерымны! Игътибар иткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, програмны төзәтеп куярмын (һәм башка хәрефләрне дә җентекләп тикшерермен).
Калган хәрефләр турында сезнең белән килешәм.--Ispahsalar (бәхәс) 22 апр 2014, 16:58 (UTC)[җавап бирергә]

Тиз бетерү критерийларына үзгәртүләр (19.04-03.05.2014)[вики-текстны үзгәртү]

Консенсус ирешелгән үзгәртү тәкъдимнәре буенча рәсмиләштерү тавыш бирүе башланды. Карашларыгызны билгеләнгән вакыт эчендә белдерсәгез иде.
Шулай ук, кайбер кулланучылар бу тавыш бирүнең оештырылу тәртибе "гамәлдәге процедурага туры килми" дип кисәттеләр. Гамәлдәге тавыш бирүне дөрес итеп оештырыр өчен нәрсә ясарга кирәклеген аңлатучы бу рәсмиләштерелгән процедураны кайдан күреп ярый икәнен белсәгез, белдерсәгез иде. Рәхмәт. -- frhdkazan (бәхәс) 19 апр 2014, 15:51 (UTC)[җавап бирергә]