Кураре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кураре latin yazuında])
Strychnos toxifera. «Köhler’s Medizinal-Pflanzen» китабыннан ботаника иллюстрациясе, 1887

Кураре — көчле зәһәр. Күбесенчә Strychnos toxifera (зәһәрле стрихнос) үсемлегеннән хәзерләнә. составында курарин алкалоидлары бар. Канга төшсә, нерв фалиҗләнә (параличләнә).

Көньяк Американың җирле халыклары курарены ук очын зәһәрләү өчен кулланган. Кураре яки кураресыман матдәләрне дәва яки тәдкыйкәт максатында куллану кураризация дип атала. Табибияттә, нигездә, синтезлап аланган кураресыман матдәләр кулланыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1617 елны инглиз сәяхәтче һәм язучы Уолтер Рэли тасвирлый.