Куш йолдыз
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Әлбирео йолдыз системасының ике әгъзасы
Куш йолдыз (куш система, икеле йолдыз) — тарту көче белән бәйләнгән һәм уртак масса үзәге тирәсендә йомык орбиталар буйлап әйләнә торган ике йолдыз. Куш йолдызлар булуы аркасында, йолдызлар массасыны ачып белү һәм төрле бәйлелекләрне ясау мөмкинлеге бар. Шунлыктан йолдызларның масса–радиус, масса–яктыртучанлык һәм масса–спектр сыйныфы бәйлелекләрне белү ярдәмендә, аларның эчке төзелеше һәм үсеше турында сөземтә ясарга була.
Шуның өстенә кара тишекка дәгъвачылар тик куш системаларда табылганнар. Вольф–Райе йолдызларыны бары тик куш йолдызлар аркасында тикшергәнәр.
Чын куш йолдызларны ике сыйныфка бүлергә була:
- йолдызлар арасында масса алмашуы бара, барачак яки бетерде — тыгыз куш системалар;
- йолдызлар арасында масса алмашуы нигездә мөмкин түгел — киң куш системалар.
Әгәр куш системаларны күзәтү ысулы буенча аерсак, аларны күренүчән, спектр, каплаулы, астрометрия куш системаларына аерып кую була.
|
|
|
|---|---|
| Үзара тартылган | Галактика · Кәрлә галактика · Йолдызлар тупланышы ( Йомры тупланыш · Сибелгән тупланыш ) · Йолдыз системасы ( Куш йолдыз · Катлаулы йолдыз ) |
| Үзара тартылмаган | Йолдызлар агымы · Йолдызлар берләшмәсе · Хәрәкәт итүче йолдызлар төркеме · Качкын йолдыз · Зур тизлекле йолдыз |
| Күренмә якындагы | Күренмә икеле йолдыз · Күренмә катлаулы йолдыз · Йолдызлык · Астеризм · Йолдызлар болыты |