Кызыл зур йолдыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

HR-diag-no-text-2.svg

Кызыл зур йолдыз (инг. red giant) — төштә водород яну тәмамланган йолдыз, йолдызлар эволюциясе соң чорында түбән яки уртача массалы (якынча 0,5–10 Кояшныкы), югары яктыртучанлыклы зур йолдыз.

Үзлекләр[үзгәртү]

Кояшның борынгы һәм киләчәк тормышы. Кызыл зур йолдыз чоры - иң зур радиуслы Кояш. 5,5 млрд. елдан Кояш Кызыл зур йолдызга әйләнәчәк, Җирдә тормыш юкка чыгар
Кызыл зур йолдыз Альдебаран һәм замана Кояш

Кызыл зур йолдызның төше һелийдән тора. Һелий яну температурасы водородныкыннан югарырак, шуңа күрә һелий кабына алмый. Төштә энергия чыкмаганга күрә төш кысыла башлый һәм гравитация тәэсирендә җылына, температура арта һәм төш тирәсендәге тышчада урнашкан водород яна башлый һәм югары катламнарны этеп чыгара. Нәтиҗәдә тышкы катламнар киңәяләр, суыналар. Салкынрак йолдыз кызылрак була, ләкин зурлык сәбәпле аның яктыртучанлыгы арта.

Шулай итеп, кызыл зур йолдызның төп үзлекләре: бик зур радиусы һәм югары түгел температурасы.

Кайбер кызыл зур йолдызлар[үзгәртү]

Билгеле кызыл зур йолдызлар — Әлдебаран (Сәвер α), Арктур (Үгезкөтүче α), Гакрукс (Көньяк Хач γ). Болардан зуррак йолдызлар — Антарес (Гакрәп α) һәм Бителҗәүза (Орион α) инде кызыл үтә зур йолдызлар дип исәпләнәләр.

Әдәбият[үзгәртү]