Кызыл тилгән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кызыл тилгән

Кызыл тилгән (лат. Milvus milvus) — карчыга кошлар семьялыгының чын тилгәннәр ыругының ерткыч кош.

Аурупа, Кавказ, Иран, Кече Азияда һәм Африканың төньяк-көнбатышында очрый. Сирәк төр, дөньяда 17–28 мең пар булып исәпләнә, болардан күбесенчә Франция, Германия һәм Испаниядә оялый. Русия җирләрендә аерым парлар Калининград өлкәсендә, Псков өлкәсенең көньяк-көнбатышында һәм, ихтимал, Кавказның Кара диңгез яр буенда очрый. Русия Кызыл китабына кертелгән.

Тасвир[үзгәртү]

Кызыл (уңда) һәм кара (сулда) тилгәннәр койрыкларының төзелеше

Урта зурлыктагы кош. Гәүдә озынлыгы 61–72 см, авырлыгы 900–1400 г, канат озынлыгы 47,5–53 см, канатлар колачы 175–200 см. Башы һәм муены аксыл соры. Күзләре гәрәбә төсендәге, тирәли сары таплар белән. Томшык нигездә сары, очында куе соры яки кара, үткен, бөгелгән. Гәүдәсе нәфис. Канатлары озын, канат какмый очу вакытында V-сыман сузылган. Койрыгы озын, сәнәксыман уемы белән, еш кына бөгелә. Каурыйлары җирәнсу коңгырт, беренче рәтендәге чылгый каурыйлары ак кара очы белән, икенче рәтендәге — куе соры. Аяклары ачык сары, кайвакыт җирдән яхшы күренәләр. Җенси аермалыклар күренмиләр.

Яшәү рәвеше[үзгәртү]

Ау вакытында зур булмаган биеклектә канат какмый оча. Корбанны күреп тиз аска төшә һәм аны тырнаклый. Кайвакыт үләксә белән туклана.