Кыпчаклар
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
1200 елларда Ауразиядәге куманнар (ингл.) (рус. половцы) һәм кыпчаклар кабиләләренең конфедерациясе
Кыпчаклар - Дунайдан Иртешкә кадәр җәелгән һәм борынгы гарәп һәм фарсы чыганакларында Дәшт-и Кыпчак дип аталучы җирләрдә яшәгән төрки халыкның атамасы. Көнбатыш тармагы команнар дип аталган.
Телләре һәм мәдәниятләре [үзгәртү]
Кыпчакларның теле төрки була. Иң мөһим истәлек буларак XIII гасыр ахырында төзелгән һәм Codex Cumanicus дип аталучы кыпчак-латин теле сүзлеге санала.
Кыпчаклар бары тик күчмә халык булмаганнар, шулай ук шәһәрләрдә яшәгәннәр. Кыпчак шәһәрләре: Саксин, Таматархан, Барчынлыкәнт, Шарухан һ.б.
Бүгенге көн [үзгәртү]
Бүгенге көндә төрки телләрнең төньяк-көнбатыш тармагы кыпчак төркеме дип атала. Кыпчак төркеменә татар-башкорт, казакъ, каракалпак, ногай, комык, карачай-балкар, кырым телләре һ.б. керә.