Кыпчак телләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Төрки телләр картасы
Төрки телләр картасы
Кыпчак телләре картасы: *  болгар-кыпчак телләре  *  сары-кыпчак телләре  *  кыргыз-кыпчак, кыпчак-ногай телләре 

Кыпчак телләре (төньяк-көнбатыш төркем, тау-төркем һ.б.) - төрки телләр гаиләсенең иң эре төркемнәренең берсе (11 телдән тора). Кыпчак телләре борынгы кыпчаклар кулланган кыпчак теленнән барлыкка чыкканнар.

Кыпчак телләренең төп үзәнчәлеге - башка төрки телләрдәге "аг(ъ)" кыпчак "ау" яки "ай" иҗекләренә үзгәрүе, һәм шуннан охшаш авазларга күчүе: төрекчә "dağ" - татарча, башкортча "тау" - кыргызча "тоо" (караим-кырымтатар телләрендә кирегә кайта ала: кырымтатар "дагъ")

Төркемчәләре[үзгәртү]

Сары-кыпчак телләре (половец-кыпчак телләре)[үзгәртү]

Половец (сары-кыпчак) теленнән чыгалар. Бу төркемчәнең төп үзәнчелеге - угыз телләренә якынлык. О.А. Мудрак буенча, үзен дә ике төркемчәгә бүлергә мөмкин:

  • Караим-кырымтатар телләре: аларның төп үзәнчелеге - "аг(ъ)"ның кирегә үзгәрүе (дагъ)

Әмма ул телләр диалектлары башка төрки телләр төркемнәренә керә ала: кырымтатар теленең төньяк диалекты - кыпчак-ногай төркемчәсенә, көньяк-кырымтатар теле - төрек теленең диалекты, димәк, угыз телләренә керә.

  • Кумык-карачай-балкар телләре: аларның төп үзәнчелеге - кайбер позицияләрдә изәфет (өченче затның кушымчасының булуы, мәсәлән, татар телендә "Казан шәһәре, башкорт телендә "илһам шишмәһе) юклыгы, мәсәлән, үзатлыкларда: къарачай-малкъар тил

Идел-кыпчак телләре[үзгәртү]

Бу төркемчәнең төп үзәнчелеге - иренләнгән сузыкларның алмашуы

Бу төркемчәнең бергәлеге белән бөтен галимнәр түгел риза. О.А. Мудрак татар телен сары-кыпчак, башкорт телен ногай төркемчәсенә керткән. Әмма үзе ул бу бүленештән кире каккан, бу гипотезаны Анна Дыбо тота.

Ногай-кыпчак телләре[үзгәртү]

Төп үзәнчелеге - с-ш күчмә хәрәкәте.

  • искеногай сөйләм теле (мөстәкыйль сөйләмнәргә бүленү кадәр ногай теле)
  • казакъ теле
  • әстерхан-татар теле
  • каракалпак теле
  • кыпчак-үзбәк диалектлары
  • йорт диалекты
  • алабуга диалекты
  • кырымтатар теленең төньяк диалекты
  • фәргән-кыпчак теле
  • көньяк-кыргыз диалектлары (өлештән)

Чыганаклар[үзгәртү]