Кыргавыл кошлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1. Алмаз кыргавылы, 2. Алтын кыргавыл, 3. Яшел кыргавыл, 4. Чуар Кытай кыргавылы

Кыргавыл кошлар (лат. Phasianidae) — тавыксыманнар отрядының зур семьялыгы. Еш кына аерым ассемьялыкларга бүленә.

13 см дан алып 190 см га кадәр зурлыктагы, 45 г нан алып 5 кг га кадәр авырлыктагы кошлар. Шүре сөякләре каурыйсыз, иркәкләрнең күбесенең аякларында типкечләре бар. Яхшы йөриләр, чабалар. Барлыгы 180 ләп төре исәпләнә. Ауразия, Африка һәм Америкада яшиләр. Бытбылдыклардан башкалары утрак кошлар. Башлыча үсемлек азык белән тукланалар. Күбесе — аучылык объекты.

Татарстанда очрый торган төрләре: соры көртлек һәм бытбылдык (бүдәнә).

Ассемьялыклар[үзгәртү]

Хәзерге вакытта семьялык дүрт зур ассемьялыкка бүленә: