Кыркаентүбә
Кыркаентүбә | |
---|---|
Ил | Русия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Актаныш районы |
Координатлар | 55°38'тн, 53°44'кнч |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Халык саны | 120 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 423733 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Русча топонимы | Кыркаентюба |
Кыркаентүбә – Татарстан республикасының Актаныш районында урнашкан авыл. Агыйделнен кушылдыгы Шәбез елгасы буенда урнашкан. 1997 елда 118 кеше яши, тулысынча татарлар. Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Минзәләдән 40 чакрым ераклыкта Шәбез елгасы каршында Енәй волостеның (1866 елдан - Байсар волосте) Канбар төбәсе авылы[1].
Кыркаентүбә яшәүчеләр саны турында 1795 ел мәгълүматларе юк. 1816 елда 3 йортта ир-ат җенесле 15 башкорт, 80 типтәр яши. 1834 елда 20 башкорт була. 1848 елда 4 йортта — 25 башкорт, 46 йортта — 212 типтәр, 1859 елда — хәрби дәрәждәдәге 171 кердәш, 1902 елда 94 йортта хәрби дәрәждәдәге 142 кердәш исәпкә алына. 1905 елда 93 йортта 550 кеше була; 1912 елда 541 кеше яши, барсы да типтәр дип языла[1].
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]
Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фидаил Мәҗитов, яшь язучы
- Васил Мәҗитов, Татарстанның атказанган терлекчесе
- Рая Зарипова, биология фәннәре кандидаты
- Солтанов Мифтах (1903-1939), Березнәк каласы төзелеше батыры, Ленин ордены кавалеры
- Ренат Мәҗитов, Почет Билгесе ордены иясе
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 3346-348. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 3346-348. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.