Кырмыскалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырмыскалар latin yazuında])
Кырмыскалар
Сурәт
... хөрмәтенә аталган кисү[d] һәм Formica[d]
Халыкара фәнни исем Formicidae Латрейль, Пьер Андре, 1809
Таксономик ранг гаилә[1]
Югарырак таксон Formicoidea[d][2]
Таксонның халык атамасы ants[2], النَمْلِيّات, مور[3], مورنیک[3], maur, *āmaitijā, *miurijā, муравьи һәм mravlje
Башлану вакыты 140000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә кырмыскабелем[d]
 Кырмыскалар Викиҗыентыкта

Кырмыскалар (лат. Formicidae) — бөҗәкләрнең чаккычлы әлпәканатлылар отрядына керүче гаиләлек. Кырмыскалар үзләренең җәмгыять төзелеше буенча кешегә якын торучы җан ияләре.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгатьчел бөҗәкләр, гаиләләре канатлы ана һәм ата, бер яки берничә йомырка салучы канатсыз ана (“патшабикә") һәм эшче (“касталарга" берләшкән, билгеле бер функция башкаручы, озынлыгы 0,8-30 мм булган, җенси әгъзалары үсеп җитмәгән вак ана бөҗәкләр) кырмыскалардан тора. Ана, ата кырмыскалар – канатлы, эшчеләре — канатсыз. Төсе кызгылт көрән, кара. Корсагы күкрәге белән 1-2 сегменттан торган нечкә хәрәкәтчән сап ярдәмендә тоташкан; ана һәм эшче бөҗәкләрнең чаккычы (үзгәргән күкәй салгыч) һәм агу бизләре (кырмыска кислотасы бүлеп чыгаралар) бар. Күбесендә агу бизе көчле үскән, ул исә мускуллы капчык белән әйләндереп алынган. Мускуллар кыскарганда, нигездә, кырмыска кислотасыннан торган агу 50 см га кадәр сиптерелә. Башы зур, мыегы нечкә, бөгелүчән, яңагы яхшы үсешкән. Канаты сирәк тамырчыклы, үтә күренмәле.

Мыеклары бөгелчән, ана һәм эшчеләрнең мыегы 11-12 буынтыклы, аталарныкы 12—13 кайберләренең 4, 6 яки 10 буынтыклы. Мыегының төп буынтыгы (скапус) гадәттә башкаларыннан озынрак була (мирмицин, понерин һәм башка кайсыбер кырмыскаларның ярыйсы гына чаккычы бар). Эшче кырмыскалар чәчкә нектары, үсемлек җимешләре, орлыклары, бөҗәкләр һәм аларның кортлары, үлән бетләре калдыклары белән, ана кырмыска һәм кортлар эшче кырмыскаларның бизләре бүлендекләре белән туклана.

Кортлары (личинкалары) ак төстә, аяксыз. Оя камераларында курчакланалар; курчаклары эчтә үсә.

К. ояларын туфракта, ташлар астында, черек үзагачта ясый, кайвакыт коры ботаклардан, ылыстан . Җирдә, черек үзагачта, таш асларында коры ботаклардан, ылыстан, кабык кисәкләреннән һ.б. шуңа охшаш материаллардан җир өсте конуслары (берничә камерадан һәм юллардан торган кырмыска оялары) төзеп яши.

Урманда, далада, болында яши. Кырмыскалар — экосистемаларның азык чылбырларында мөһим буын, туфрак ясауда катнашалар, авыл хуҗалыгы һәм урман культуралары корткычларын юк итәләр; инженер коммуникацияләрен, каралтыларны зарарлыйлар. Кырмыскаларны аерым фән — мирмекология өйрәнә.

Җәмгыять төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырмыскалар зур күч булып кырмыска оясында яшиләр. Кырмыска оясы яки кырмыска иләве — җир өстеннән өем булып чыгып торган, туфрактан, ылыстан яисә вак-вак чыбыктан гыйбарәт торагы. Гөмбәз астында каймыл камералары урнашкан, анда кырмыска күкәйләре, кортлары һәм кузылары саклана. Тагын да төптәрәк - черек агач төбе яки зур ботаклар. Метр ярым хәтле тирәнлектә җир астында бер-берсе белән бәйләнгән камералар бар. Шуларның берсендә патшабикә яши.

Ояда кырыс иерархия һәм рольләр булышу урнаштырылган. Идарәне йомырка салучы теше - патшабикә башкара. Эшче кырмыскалар да теше, ләкин алар патшабикә исән чагында токым чыгармыйлар. Патшабикә 15-20, ә эшчеләр - 5-7 ел яши. Иркәкләр бары бер җәй генә яши, алар оя яшәешендә катнашмый, токым чыгаруда катнашу белән үлеп бетәләр.

Патшабикә янында 10-12 эшче кырмыскадан торган кургавыл бар, ул патшабикәне карап тора: ялый һәм ашата. Гадәттә кургавыл яшь кырмыскалардан тора, чөнки ояның бар вәкилләре дә бер айга якын патшабикәне яки кортларны карау чорын үтәләр. Аннары алар патруль зонасының иң ерак җиренә күченәләр һәм анда азык эзләүгә - фуражлауга - керешәләр. Тапкан азыкны кырмыска инстанцияләр буйлап өскә таба җибәрә һәм шуннан соң гына ул барлык ояга таратыла. Азык белән беррәттән кырмыска махсус феромон - патшабикә бүлеп чыгарган матдә белән дә туклана. Бу матдәдән ул патшабикәнең сәламәтлеге һәм ояның торышы турында мәгълүмат ала. Шулай итеп барлык кырмыскалар да бердәм мәгълүмат киңлегенә кертелгәннәр.

Фин галимнәре ДНК кулланып уздырган тәҗрибәләрдән мәгълүм булуынча, туганлык дәрәҗәсе “патшабикә”дән ераграк булган саен, кырмыскалар да аның тирәсеннән ераграк эшләрне башкара. Ә якын туганнар, киресенчә, “патшабикә” тирәсендәге эшләрдә эшлиләр.[4]

Ояда үзенә хас җәзалау системасы да эшли. Мәсәлән, тап-таза фуражер кырмыска ояга берничә тапкыр буш кул белән кайта икән, аны «чалалар» - үтерәләр һәм үзен үк фуражга җибәрәләр. Кызык, әмма имгәнеп эшкә сәләтен югалткан кырмыскаларга карата бөтенләй башкача карыйлар. Аларны азык сорарга, яки мыеклары белән башка кырмысканың башындага махсус җирләренә сугарга көчләре булганчы ашаталар.

Кырмыскалар актив ерткычлар, ләкин алар «мал-туар» да асрый. Мал-туар ролен үлән бетләре (гөбләләр) башкара. Кырмыскалар бетләрнең үзләрен генә түгел, бүлендекләрен дә ашый. Бу паразитизмның бер төре түгел, чөнки кырмыскалар каравыннан башка үлән бетләре башка ерткычлардан кулыннан бик тиз үлеп бетәләр. Кырмыскалар бетләр көтүен якын тирәдәге үсемлекләрдә көтәләр һәм саклап торалар. Һәм беренче таләпләре буенча, бетләр аларга артык нектарын бирәләр. Үлән бетен «савыр» өчен кырмыска мыеклары белән аның корсагын кытыклый. Алман галимнәре исәпләп чыгаруынча, гөбләдән “савыла” торган баллы патока җирән кырмыска ризыгының 60 процентын тәшкил итә. Кеше кебек үк, кырмыскалар да “ит”тән баш тартмый. “Ит”не ауда, яки үлгән бөҗәкләрне җыеп кына түгел, ә бәлки махсус үрчетеп тә табалар. Кырмыска ояларында “деликатеслар”: чебен, үрмәкүч һ.б. бөҗәк личинкалары үстерелә.[5]

Кырмыска төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якынча 9 мең төре билгеле, бөтен җир шарында таралган. Россиядә — 300 тирәсе, Татарстанда — 40. Җирән урман кырмыскасы (Formica rufa) һәм кара бакча кырмыскасы (Lasius niger) киң таралган. Уракчы кырмыска (messor clivorum) Татарстан республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Кызыл кырмыскалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирән урман кырмыскасы биеклеге 2 м га кадәр итеп оя төзи, аның нигезе булып иске төп хезмәт итә, кырмыскалар бу урынга төрле төзү материалы ташыйлар. Кырмыска оясы ылыслардан, вак чыбык, кайры кисәкләре һәм үсемлек калдыкларыннан тора. Беренче карашка, ташылган барлык чүп-чар тәртипсез рәвештә теләсә ничек ята кебек, ләкин бу алай түгел. Хәтта иң көчле җил дә һәм яңгырда да кырмыска оясына су үтми һәм аның җир асты юллары һәрвакыт коры тора. Кырмыскалар — көчле бөҗәкләр, алар үзләреннән күп тапкыр авыррак һәм зуррак табышны күчерә ала. Бу җитез һәм актив бөҗәкләрне һич тә башкалар белән бутамыйсың. Канатсыз эшче кырмыскалар, азык яки оя кору өчен материал эзләп йөриләр.

Кара кырмыскалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакча һәм паркларда, болыннарда һәм аланнарда бакча кырмыскасы, яки кара кырмыска очрый. Бу кырмыскалар җимеш соклары белән туклана, умарта оясына бал эзләп керә, кайчак, татлы ризык эзләп, өйгә дәюл сала. Кара кырмыскалар үлән бетләре (гөбләләр) бүлеп чыгарган сыекча белән тукланалар, шуңа күрә алар үлән бетләрен саклыйлар һәм хәтта аларны кышка үзләренең җир асты ояларына алалар.[6]

Кара (бакча) кырмыска - Lasius niger
Кара (бакча) кырмыска - Lasius niger  
Җирән урман кырмыскасы - Formica rufa
Җирән урман кырмыскасы - Formica rufa  
Дала уракчы кырмыскасы - messor clivorum
Дала уракчы кырмыскасы - messor clivorum  

Кырмыскаларны саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек төр кырмыскалар кешеләрнең эзәрлекләүләренә каршы торырлык сәләтле булса да, аларның 149 төре МСОПның Кызыл исемлегенә кертелгән.[7] Аурупаның аерым илләрендә җирән кызыл кырмыскаларның ояларын махсус саклап торалар һәм күчереп утырталар. Россиядә кырмыска ояларын туздыру административ хокук бозу булып санала. Аның өчен 300 алып 500 сумга кадәр штраф яки кисәтү каралган[8].

Кырмыскалар турында риваятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геродот яңа эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында «Алтын эзләүче кырмыскалар» барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы имеш. Алар Греция кырмыскалары кебек үк җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы.

Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга – Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып Һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә бу серле кырмыскаларны табаачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа.[9]

Татар матбугаты кырмыскалар турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның октябрь аенда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы чыршы урманында зур кырмыска оясын табып үлчәгән. Аның биеклеге 220-235 см (ул авыш җирдә урнашкан), диаметры 440 см булып чыккан һәм бу күрсәткечләр Россиядәге иң зур кырмыска оясы булуын күрсәткән. Бу кырмыска оясы 2020 елның октябрендә Россиянең рекордлар китабына кертелде һәм шул хакта таныклык бирелде.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Aguiar A. P., Deans A. R., Engel M. S. et al. Order Hymenoptera // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness (Addenda 2013) / Z. Zhang — 2013. — doi:10.11646/ZOOTAXA.3703.1PMID:26146682
  2. 2,0 2,1 BugGuide — 2003.
  3. 3,0 3,1 A grammar, phrase book and vocabulary of Baluchi : (as spoken in the Sultanate of Oman)
  4. Акыллылар (Табигать могҗизасы) / М.БУРЛЕШКИН / – № 39 (11440), 30 март, 2010, archived from the original on 2015-10-01, retrieved 2015-04-15 
  5. Акыллылар (Табигать могҗизасы) / М.БУРЛЕШКИН / – № 39 (11440), 30 март, 2010, archived from the original on 2015-05-14, retrieved 2013-04-28 
  6. Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит140-141
  7. Поиск Formicidae в iucnredlist.org. International Union for Conservation of Nature and Natural Resources. әлеге чыганактан 2011-08-18 архивланды. 2011-04-09 тикшерелгән.
  8. Статья 8.29 КоАП РФ. Уничтожение мест обитания животных
  9. Тауларга бай Азнакай (Чатыр тау...) / Марсель ГАЛИЕВ / – № 66 (11311), 30 май, 2009, archived from the original on 2015-05-14, retrieved 2013-04-28 
  10. «Татар-информ» журналисты, иң зур кырмыска оясын табып, Россия рекорды теркәде. «Татар-информ» 22.10.2020


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]