Кырымчак теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырымчак теле latin yazuında])
Кырымчак теле
Үзисем:

Кърымчах тыльы

Илләр:

Кырым, Исраил, Төркия

Сөйләшүчеләр саны:

101

Дәрәҗә:

юкка чыгу дәрәҗәсендә

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл язуы

Тел кодлары
ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

jct

Кырымчак теле (үзатамасы Кърымчах тыльы) — кырымчаклар теле, төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Угыз төркеме тәэсире зур (аеруча фонетика һәм лексика өлкәләрендә). XIX гасырга кадәр үзатамалары «чагатай» булган.

Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Кырымда 6 мең кырымчак яшәгән. 19411944 елларда, алман окупациясе вакытында, яһүдләр белән бергә күпләп үтерелделәр (кырымчаклар яһүд динен тоталар). Сугыштан соң якынча 1 мең кеше кырымчак телен белгән. Хәзерге вакытта, әлеге телне туган тел дәрәҗәсендә фәкать берничә кеше белә (2004 елда алар арасында булган Давид Реби кырымчак теленә багышланган хезмәтен чыгара), 100гә якын кеше аралаша ала. Тел юкка чыгу дәрәҗәсендә.

Татар теле белән чагыштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырымчак теле Татар теле Tatar tele
Kılıç Кылыч Qılıç
Arıslan Арыслан Arıslan
Yulduz Йолдыз Yoldız
Yaş Яшь Yәş
Yol Юл Yul
Yanhı Яңа Yaña
Yel Җил Cil
Tülkü Төлке Tölke
İmırtha Йомырка Yomırqa
Taş Таш Taş
Altın Алтын Altın
Tengiz Диңгез Dingez
Kumuş Көмеш Kömeş
Suv Су Suw
At Ат At
Agaç Агач Ağaç
Yeşil Яшел Yәşel

Язу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлыча, кырымчаклар арамей язуын куллансалар, 1930 нчы елларда латин әлифбасы кабул ителә. 1990 елларда кирил әлифбасы нигезендә әлифба төзелә:

A a B ʙ C c Ç ç D d E e F f G g
H h I i J j Ь ь K k Q q Ƣ ƣ L l
M m N n N̡ n̡ O o Ɵ ɵ P p R r S s
Ş ş T t U u Y y V v Z z Ƶ ƶ

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]