Кырым татарлары сөргене

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Кырым татарлары сөргенлеге битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кырымтатар халкы саны (%) 1939 елда
Кырымтатар халкы саны (%) сөргеннән соң 2001 елда
Кырым татарларының көчләүле сөргенлегенә һәйкәл, Судак шәһәре

Кырым татарлары сөргене яки Кырым татарлары депортациясе (tat. lat. Qırım tatarları sörgene) — 1944 елның 18 маенда ССРБ эчке эшләре буенча халык комиссариаты тарафыннан Кырымнан кырым татарларын сөргенгә җибәрү. Депортациянең рәсми сәбәбе — кырым татарларының коллаборацион хәрәкәттә катнашу, ягъни Бөек Ватан сугышы вакытында нацист Алманиягә ярдәм итү.

193865 кырым татары сөргенгә җибәрелгән, 151136 - Үзбәк ССРга, 8597 - Мари АССРга, 4286 - Казакъ ССРга, 29846 - төрле РСФСР төбәкләренә.

Партия документлары буенча сөргенлеккә җибәрәлгән 194 мең кырымтатарының 52% бала, 32% хатын, 15% өлкән яшьтәге кеше булган. Чичән тарихчысы Абдурахман Авторханов исә 423 мең кырымтатары сөрген ителде, алардан 188 меңе һәлак булды, дип исәпли. Сөргенлектә кырымтатарларның паспортлары тотып алынган. Анын урынына махсус бланклар бирелген. Бу бланклар 1937 елда Ленинградта басылган икән. Курәсең, кырымтатарларны сөрген итү мәсьәләсе инде ул елларда уйланылган, дип фараз итәргә мөмкиндер. Сугыш исә сөрген итү өчен тик уңай бер сылтау кебек кулланган булса кирәк хакимият тарафыннан.

1989 елда сөрген ССРБ Югары Шурасы тарафыннан тәнкыйтьләнде һәм канунсыз булып танылды.

2005 елда кырымтатар халкы корылтае сөргенне халыкка ясалган геноцид итеп таныды һәм геноцид буенча махсус комиссияне барлыкка китерде.

Кайбер украин җәмәгать оешмалары, мәсьәлән, Украинаның милли оешмалары конгрессы кырымтатарларның сөргенен Һолодомор, Һолокост, әрмәннәрнең ХХ гасырда күпләп үтерелүе кебек җинаятьләрне геноцид дип саный [1].

Тарих[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Кырым татарлары вәкилләре Кызыл Армия ягында сугышсалар да, кайбер кырым татарларының окупантлар белән хезмәттәшлек очраклары сөргенлеккә сәбәп булды. Рус чыганагы буенча 10 мең кырым татарлары Вермахтта хезмәт иткән, ләкин рәсми чыганак буенча 3 миллион чамасы рус кешеләре Вермахтта хезмәт иткән, булышкан, полицай булып эшләгән, әмма рус халкы бернинди сөргенлеккә җибәрелмәгән, шулай да Украина (Бандера яклы) милләтчеләре, Балтия Җөмүриятләренең (Эстон ССР, Латвия ССР, Литва ССР) милләтчеләре. Рус чыганакларында таянган кырым татарларының хезмәттәшлеге хәзер шик астында куела.

Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]