Кыр үрдәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
ана һәм ата кыр үрдәге

Кыр үрдәге (яшелбаш, лат. Anas platyrhynchos) — үрдәк кошлар семьялыгыннан елга үрдәкләре ыругының төре.

Атаның гәүдәсе озынлыгы 62 см, ананың — 57 см, авырлыгы 1–1,5 кг җитә.

Ауразия һәм Төньяк Америкада таралган. Татарстанда гадәти кошларның берсе. Язын ата үрдәк яшел башлы, яшел муенлы, ә канатында зәңгәрсу-шәмәхә төстә «көзгесе» була. ана үрдәк карасу-көрән төстә. Аучылык объекты.

Кыр үрдәгеннән йорт үрдәгенең күпчелек токымнары барлыкка килгәннәр. Калганнары — мускус үрдәгеннән.