Кытай казы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытай казы latin yazuında])
Кытай казы
Anser cygnoides

Кытай казы (лат. Anser cygnoides) — үрдәк кошлары семьялыгыннан казлар ыругының суда йөзүче кошы.

Авырлыгы якынча 2,8–4,5 кг. Аның томшыгы башка казларының шактый озынрак. Яңаклары һәм муенның алгы ягы аксыл, ак диярлек. Аяклары кызгылт, томшыгы кара ак кайма белән.

Көнчыгыш Себернең көньягында, Кытайның төньягында һәм Монголиядә яши. Русиядә - Амур буенда, Байкал артында һәм Сәхәлин төньягында оялый. Аның исәбе һәрвакыт кими.