Кыям Миңлебаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыям Миңлебаев latin yazuında])
Кыям Миңлебаев
Туган телдә исем Кыяметдин Сәлахетдин улы Миңлебаев
Туган 25 июнь 1929(1929-06-25)
Татарстан, Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы
Үлгән 3 сентябрь 2005(2005-09-03) (76 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре журналист, тәрҗемәче

 Кыям Миңлебаев Викиҗыентыкта

Кыям Миңлебаев, тулы исеме Кыяметдин Сәлахетдин улы Миңлебаев — татар журналисты, тәрҗемәче.

Ул 1929 елның 25 июнендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. Башлангыч белемне шунда, 1938 елда гаиләләре белән Казанга күчеп килгәч, укуын Дәрвишләр бистәсендәге җидееллык һәм Кабан күле буендагы 12нче татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. 1953 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ике ел Татарстанның Сарман урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1955 елның көзендә ул янәдән Казанга кайта һәм Татарстан китап нәшриятында эшли башлый: әүвәл яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор (1955-1958), редакция мөдире (1958-1966), ә 1967 елдан бирле матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы хезмәтендә.

К. Миңлебаев — иҗади сәләтен тәрҗемә жанрына багышлаган тәҗрибәле профессионал тәрҗемәчеләрнең берсе. Аның тәүге тәрҗемә эше (П.Цвирканың “Сандугач” исемле җыентыгы) 1954 елда басылып чыга. Шуннан бирле узган өч дистә ел эчендә К.Миңлебаев тәрҗемәсендә рус классикасы, чит ил әдәбияты һәм совет авторларының егермеләп китабы дөнья күрә: Лев Толстой, “Балачак”, “Үсмерчак”, “Егетчак” (1955-1957); “Ярты колак” (төркмән халык әкиятләре, 1958); Н.В.Шишков, “Хәсрәт дәрьясы” (1963), Т.Семушкин, “Айвам маҗаралары” (1964) һ.б.

К. Миңлебаев, иҗади тәрҗемә тарафдары буларак, оригиналның идея-эчтәлек һәм стиль үзенчәлекләренә зыян китермичә, аны саф татарча яңгырашлы, эмоциональ тәэсирле һәм сурәт-күренешләрне, психологик төеннәрне, герой-персонажларның сөйләү үзенчәлекләрен татар телендәге чаралар ярдәмендә тәңгәл һәм табигый аһәңле итүгә зур игътибар бирә.

К. Миңлебаев тәрҗемә теориясенә һәм практикасына кагылышлы мәкаләләр, рецензияләр, сынлы сәнгатькә багышланган язмалар авторы буларак та билгеле. 1982 елда ул Бакый Урманченың скульптура, нәкыш һәм графика өлкәсендәге эшчәнлеген яктырткан төсле альбом төзеп чыгарды һәм бу альбомга кереш сүз язды.

Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1980 елда РСФСРның атказанган сәнгать хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Кыям Миңлебаев 2005 елның 3 сентябрендә вафат булды.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Казан утлары" журналы, №11, 2005 ел

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]