Күзәнәк фәне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Күзәнәк фәне яки Цитоло́гия (грек. κύτος — «күзәнәк» һәм грек. λόγος — «уку», «фән»)биологиянең бер өлеше, тере кәзәнәкләрне, аларның органоидларын, төзелешен, функцияләрен, кәзәнәкнең үрчә процессын өйрәнүче фән. Шулай ук кәзәнәк биологиясе, кәзәнәкләр биология (инг. Cell Biology).

Цитологиянең барлыкка килүе һәм үсеше[үзгәртү]

Роберта Гук рәсеме, микроскоп астындагы күзәнәкнең аркылы кисеме ( «Микрография» китабы, 1664 ел)

«Күзәнәк» терминын беренчеләрдән булып Роберт Гук 1665 елда үзенең фәнни эшендә куллана. 1674 елда Антони ван Левенгук күзәнәкнең эчендәге барлык органоидларда билгеле бер тәртиптә урнашуын дәлилли. Ул беренчеләрдә булып күзәнәк тешен таба.

1830 елларда күзәнәк турында белемнәр тагын да киңәя тешә, моңа яңа төрле микроскоплар да ярдәм итә. 1838—1839 елларда ботаник Маттиас Шлейден һәм анатом Теодор Шванн бер үк вакыта организмның күзәнәктән төзелүе турында фикер ясыйлар. Бу елларны Теодор Шванн «күзәнәк теориясе» дигән яңа термин тәкъдим ясый һәм аны барлык җәмәгатьчелек игътибарына юнәлдерә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]