Тәңре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәңре latin yazuında])
(Күк иясе битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Тәңре (Борынгы төрки теле (ингл.): ; Замандаш төрекчә: Tanrı; Прото-төрки (ингл.) *teŋri / *taŋrɨ; Монгол язуы (ингл.): ᠲᠨᠭᠷᠢ, Tngri; замандаш монголча (ингл.): Тэнгэр, Tenger):

Тәңрегә табынуны кайчак Тәңречелек дип атыйлар. Тәңречелекнең төп затлары (элементлары) - Күк-Ата (ингл.) (Tengri/Tenger Etseg) һәм Җир-Ана (ингл.) (en:Eje/Gazar Eej). Практикалары эченә шаманизм (ингл.), анимизм (ингл.), тотемизм (ингл.) һәм борынгы ата-аналарга табыну (ингл.) керә.

Исем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Орхон язуында (ингл.) Тәңре сүзе, (t²ṅr²i принцибы буенча, уңнан сулга языла)

Исемнең иң борынгы формасы б.э.к. 4 гасыр Кытай хроникаларында хунну ышанычларын тасвирлауда сүзгә алына - 撑犁/Cheng-li. (Прото-төрки телендәге (ингл.) сүз формасы *Тэңри яки *Tаңри дип реконструкцияләнә.)[2] Беренче тапкыр кытай елъязмаларында, һуннарны тасвирлаганда “dhiu liei” (Chinese: 撑犁) буларак языла:

"匈奴谓天为撑犁” : Һуннар Тяньне (天 – кытайча күкнең, яки күкләрнең исеме) Тәңре дип әйтәләр.

en:Stefan Georg (2001) сүзнең Енисей телләрендәге *tɨŋgVr-, "бөек"тән чыгышын тәкъдим итте. Альтернатива буларак, Алтай телләреннән реконструкцияләнгән *T`aŋgiriдан ("ант" яки "илаһ") чыгучы этимология тәңренең күк өстеннән хакимияте урынына аның илаһиятен ассызыклый.[3]

Кулланылыш үрнәкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монгол империясенең өченче бөек ханы Гуюк ханнын (ингл.) Рим папасы Иннокентий IV'гә (ингл.) җибәрелгән хатындагы тамгасы - 1246 ел, иске монгол язуы (ингл.) белән урта монгол телендә (ингл.).

Беренче дүрт сүзе, өстән-аска, сулдан-уңга möngke ṭngri-yin küčündürМәңгелек күк хакимияте астында дип укый.

Төрки Tengri формасы 11 гасырда Мәхмүд Кашгарый тарафыннан кулланыла.

Тәңре - "Төркиләрнең илаһы" (Türük Tängrisi) дип билгеләнеп, Төрки каһанлыгының милли илаһы буларак билгеле.[2] Төрки каһанлыгы ханнары үз хакимиятен Тәңредән бирелгән мандаты белән аңлата иде. Бу хакимнәр Тәңре биргән көчле рух ярдәмендә аның җирдәге вәкилләре, уллары дип кабул ителәләр иде.[4]

Урта гасырларда төрки телле халыклар илләрендә, шулай ук борынгы төрекләрдә дә (тИркутскләрдә дә), ханнар үзләренең хакимиятләрен Тәңре ризалыгына нигезләнеп корганнар. Бу хакимнәр, аларга аерым бәрәкәткот биргән, Тәңре бүләге ияләре кебек кабул ителгәннәр, алар тәхетле исменәр йөреткәннәр (мәсәлән, Тәңрекот, Котлуг, Коталмыш).

Төрки халыкларның ата-бабалары анимистлар булалар, шаман ышануларына карап алар күк алларын һәм табигать көчләрен хөрмәтләгәннәр. Мәхмүт Кашкарый фикеренчә, Тәңре үсемлекләрне барлыкка китерүче һәм яшен атучы буларак билгеле булган. Төрки халыклар, "күкнеке, илаһи" кебек сүзләрне аңлаткан "Тәңре" сыйфатын, аерым мөһим әйберләрне күрсәтү өчен кулланганнар (мәсәлән, Хан-Тәңре тау очы Көнбатыш Саянда). Хәзерге Төркиядә, шулай ук татарларда да "Tanrı" сүзе "алла" сүзенә альтернатива буларак кулланыла.

Могол тәңречелегендә төп илаһи асыл булып Күк-Ата (Тәңре/Тенгер Etseg) һәм Җир-Ана (эдже/Gazar Eej) тора. Чынгызхан үзенең хакимияте чыганагын Тәңре әмере дип аңлаткан, һәм ул үзенең карарларын "Мәңгелек Зәңгәр Күк ризалыгы белән" дип башлаган. Күк алласына вакытка буйсынмаучы һәм мәңгелек зәңгәр Күккә кебек табынганнар.

Атама килеп чыгышын шумер күк алласы Дингр белән бәйлиләр.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона Санкт-Петербургъ, 1890–1907 [1]
  2. 2,0 2,1 Jean-Paul Roux, Die alttürkische Mythologie, p. 255
  3. Sergei Starostin, Altaic etymology
  4. Käthe Uray-Kőhalmi, Jean-Paul Roux, Pertev N. Boratav, Edith Vertes. "Götter und Mythen in Zentralasien und Nordeurasien"; section: Jean-Paul Roux: "Die alttürkische Mythologie" ("Old Turkic Mythology") ISBN 3-12-909870-4
  5. Мифы народов мира: энциклопедия. Т.2. М., 1988 2007 елның 21 октябрь көнендә архивланган. rbtl.ru

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]