Күмертау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1946
Күмертау
Күмертау
Байрак Герб
Flag of Kumertau (Bashkortostan).png Coat of Arms of Kumertau (Bashkortostan).png
Ил
Русия
Республика
Башкортстан
Район
Мэр
Беляев Борис
Нигезләнде
Мәйдан
Климат тибы
уртача
Халык саны
Green Arrow Up Darker.svg 62 034 кеше
Телефон коды
34761
Почта индекслары
453300
Рәсми сайт
Күмертау (Россия)
Red pog.png
Күмертау (Башкортостан)
Red pog.png

КүмертауБашкортстанның Куергазы районында урнашкан шәһәр. Куйбышев тимер юлының әһәмиятле станциясе. Уфадан 250 км ераклыкта урнаша.

Халык[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
30 937 44 403 51 889 64 260 65 003 62 851

2010 елга шәһәрдә 66 мең кеше яши дип фаразлана.

Күмертау — төрле объектив сәбәпләр аркасында күрше Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамактан да ныграк урыслашкан шәһәр, халкының 61,6 процентын урыслар тәшкил итә. 11,5 меңе (16,4 процент) — башкортлар, 9 меңе (12,9 процент) татар милләте вәкилләре.

Икътисад[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Кайчандыр ташкүмер чыгаручылары белән дан тоткан шәһәр бүген башка юнәлешләрдә үсә. Күмертау авиация предприятиесе, «Искра» машина эшләү заводы, «Нефтехиммаш», арматура заводы, Күмертау электр-җылылык челтәре кебек эре ширкәтләр шәһәр икътисадының нигез ташын тәшкил итә. Биредә кече бизнесның төрле формалары үсештә. Шәһәр бюджетының өчтән бер өлеше соңгылар исәбенә тулыландырыла.

Мәгариф[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Мәгариф өлкәсе шәһәр хакимияте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Урындагы бюджетның 64 проценты мәгарифкә юнәлтелүе шул хакта бәян итә.

Биредәге 24 гомуми белем бирү учреждениесе коллективлары көчле педагоглардан тупланган.

Мәктәпләрдә 7311 укучы белем ала, шуларның арасында урыс булмаганнары — 1819 бала. Алардан 64,16 проценты туган телен өйрәнә. Ләкин шәһәрдә башкорт балалар бакчалары, башлангыч мәктәп, башкорт гимназиясе, политехник лицей ачылу уңай нәтиҗәләр бирсә дә, татар балаларына туган тел укыту әлегә бик зур булмаган күрсәткечләргә кайтып кала. Әлеге көндә татар теле 6 нчы, 9 нчы, 11 нче, 12 нче мәктәпләрдә, 1 нче гимназиядә генә укытыла, бу дәресләргә барлыгы 140 бала йөри. Күрсәткеч шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 795 татар баласының 16,8 процентын гына тәшкил итә Боз кузгалдымы?.

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]