Күпкырлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Күпкырлык — нинди дә булса геометрик җисемне чикләп торучы күппочмаклыклардан төзелгән өслек.

Эчтәлек

[үзгәртү] Билгеләмә

Күпкырлык, ягъни дөресрәге өч үлчәнешле күпкырлык — чикле сандагы яссы күппочмаклыкарның өч үлчәнешле евклид киңлегендәге җыелмасы, әгәр түбәндәге шартлар үтәлсә:

  1. теләсә кайсы күппочмаклыкның ягы шул ук вакытта башка бер (бер генә) күппочмаклыкның ягы булып тора;
  2. (бәйләнешлелек) күпкырлыкның теләсә кайсы күппочмаклыгыннан башкаларына чиктәш күппочмаклыклар буенча күчү мөмкин.

Әлеге күппочмаклыклар күпкырлыкның кырлары дип аталалар, ә аларның яклары - кабырга, ә түбәләре - түбә. Күпкырлыкның иң гади мисалы булып кабарынкы күпкырлыклар тора.

Китерелгән билгеләмә күпкырлыкны билгеләүгә бәйле рәвештә төрле мәгънә ала ала, түбәндәге ике вариантның булуы мөмкин:

  • Яссы йомык сынык сызыклар (үзара кисешүчеләр булса да);
  • Сынык сызыклар белән чикләнгән яссылык өлшеләре.

Соңгы очракта күпкырлык күппочмаклы кисәкләрдән төзелгән өслек булып тора.

  • Әгәр әлеге яссылык үзен-үзе кисеп үтмәсә, ул шулай ук күпкырлык дип аталучы ниндидер геометрик җисемнең тулы өслеге булып тора; бу өченче билгеләмә.

[үзгәртү] Кабарынкы күпкырлык

Күпкырлык һәрбер кырының яссылыгыннан бер якта урнашса, ул кабарынкы дип атала.

[үзгәртү] Вариация һәм гомумиләштерүләр

  • Күпкырлык төшенчәсе зурлык буенча гомумиләштерелә, һәм гадәттә n-үлчәүле күпкырлыкдип атала.
  • Бесконечный многогранник допускает в определении конечное число неограниченных граней и рёбер
  • Кәкресызыклы күпкырлыкларда күкресызыклы кабырга һәм кырлар булуы мөмкин.
  • Сферик күпкырлык.

[үзгәртү] Искәрмәләр

[үзгәртү] Шулай ук кара

[үзгәртү] Сылтамалар

Калып:Күпкырлыклар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә