Күңел радиосы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күңел радиосы latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Күңел радиосы
Фото
Шәһәр

423827 Яр Чаллы, Яшь ленинчылар бульвары, 9

Ил

Россия байрагы Россия / Татарстан Татарстан

Тапшыру форматы

FM радио

Тапшыру зонасы

Татарстан районнары

Тапшыру башлау вакыты

1997

Сайт

kunelradio.ru

Онлайн-тапшыру

бар

«Күңел радиосы»Чаллы шәһәрендә 1997 елда ачылган татар радиосы. Радиода төрле тапшырулар тыңлап була: музыкаль тапшырулар, хәбәрләр чыгарылышы, төрле кешеләр белән әңгәмәләр, вәгазьләр, тыңлаучыларга кызыклы темаларга башка тапшырулар. Шуннан тыш «Күңел радиосы» коллективы шәһәр күләм фестивальләр, конкурслар оештыра (Уйнагыз гармуннар, Иң ягымлы тавышлы сабантуй гүзәле һ.б.)

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаллыда татар телендә эшләүче радионы ачу идеясен 1997 елда элекке шәһәр хакиме Рәфкать Алтынбаев тәкъдим итә. Озак та үтми шул ук елның 1 августында эшли башлый. Яңа радиога «Күңел радиосы» исеме бирелә. Аның беренче җитәкчесе итеп Илдар Төхбәтуллин, иҗади мөхәррире итеп Әгъния Миннебаева билгеләнәләр.

Яңа җыйган яшь, талантлы коллектив эфирга чыгучы тапшыруларын кызыклы, мавыктыргыч итеп әзерли. Шуңа күрә радио тиз арада халык мәхәббәтен яулый.

Бүгенге көнгә радио һәркөнне тәүлек буена эшли.

2011 елны «Күңел радиосы» зур үзгәрешләр кичерә: яңа логотип ясала, формат һәм тапшырулар челтәре үзгәртелә, техник яктан заман таләпләренә җавап бирүче яңа студия эшли башлый.

Тапшыру зонасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күңел радиосы 67,79 МГц ультракыска дулкыннарында тарала. Аны Чаллы шәһәрендә генә түгел, ә Тукай, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе, Менделеев, Мөслим районнарында да тыңлап була.

2011 елда «Күңел радиосы» дөньяның теләсә кайсы почмагыннан интернет аша online режимда тыңлау һәм кара мөмкинлеге булдырыла.

2015 елның ахырыннан Чаллыда 92,6 FM радио ешлыгында тотып була. Моның өчен радиога озак еллар буена рөхсәт бирү органнары белән тарткалашырга туры килә. 23 декабрьдә Мәскәүдә элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәте өлкәсендәге күзәтчелек (Роскомнадзор) хезмәтенең конкурс комиссиясе утырышы «Күңел» радиостанциясе өчен уңай карарын чыгара.[1]

Тапшырулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бер җыр тарихы
  • Сәламәтлек
  • Тел күрке сүз
  • Тормыш тамаша
  • Эзлим сине
  • Язмышлар ярында
  • Яңалыклар

Алып баручылар һәм кайбер башка хезмәткәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ришат Хаҗиев
  • Зөһрә Сибәгәтова
  • Зөһрә Фатыйхова
  • Ленар Гарипов
  • Лениза Гайсина
  • Лилия Закирова
  • Румил Кәрәмиев, җитәкче
  • Альбина Исмәгыйлева, музыкаль редактор
  • Алсу Вәлиева, тавыш операторы
  • Резедә Шакирова, «Яңалыклар» редакторы
  • Лилия Мәхмүтова, «Яңалыклар» журналисты

Элекке алып баручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Альбина Исмәгыйлова
  • Әлфия Ситдыйкова
  • Гөлия Хәйдәрва
  • Гөлчәчәк Минһажетдинова
  • Йолдыз Сибәгатова
  • Лилия Хәмидуллина
  • Радик Гыймаев
  • Райнур Вахитов
  • Рәшит Кашапов
  • Рузилә Гатина
  • Румил Кәрәмиев
  • Сәрия Батуллина
  • Энҗе Абдуллина

Элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

423827, Татарстан, Яр Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 9 нчы йорт (27/19), а/я 117, тел./факс: (8552) 56-34-00

«Күңел радиосы» тел.: (8552) 54-01-99
Туры эфир студиясе тел.: (8552) 54-89-21
«Яңалыклар» хезмәте тел.: (8552) 54-16-08

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Күңел радиосы» ачылыр алдыннан 1997 елда үткәрелгән дикторлар конкурсында 200 кеше катнаша, шулар арасыннан 5 кеше эшкә алына, башка сүзләр белән әйткәндә, конкурста бер урынга 40 кеше була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Күңел» радиосы ТИЗДӘН FM дулкында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-25 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]