Кәбир Бәкер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кәбир Бәкер
Тулы исеме Бәкир (Бакиров) Кәбир Кәрим улы
Һөнәре драматург, җәмәгать эшлеклесе
Туу датасы 25 февраль 1885(1885-02-25)
Туу җире Оренбург губерниясе, Зобачи (Түбән Әҗүрки) авылы
Милләте татар
Үлем датасы 1944 ел(1944)
Үлем җире Самара

Кәбир Бәкер — мәшһүр татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе.

Биография[үзгәртү]

Кәбир Бәкер хәзерге Оренбург өлкәсенә керә торган Түбән Әҗүрки авылында казак сословиясендәге татар гаиләсендә 1885 елның 25 февралендә туа. Шунлыктан ул үз әсәрләрен “Казак” псевдонимы куеп бастыра. Кәбир Бәкер Казанда 1907-1908 елларда Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай һ. б. белән бергә “Әлислах” газетасында эшли. Татар телендә яхшы белем ала, көнчыгыш телләрен камил үзләштерә. Кәбир Бәкернең Казанда берничә әдәби китабы басыла. 1918 елда ул Ташкент шәһәрендә Совет хөкүмәте урнаштыруда актив катнаша. 1917 елда “Олуг Төркестан” исемле татар газетасы чыгара. 1920 елларның беренче яртысында Төркестанда совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан татар гаскәрләрендә хәрби мулла вазифасын башкара.[1] 1924 еллар тирәсендә кулга алына, ә иреккә чыккач, яңадан Ташкентка килә. 1930 елларда, Сталин диктатурасы илдә демократияне бөтенләй юкка чыгаргач, Кәбир Бәкер Ташкәнттән Самарага кайтып урнаша, икътисадчы булып эшли. 1944 елда Самарада вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]