Кәгазь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кәгазь
Бу халыкара билге кәгазьнең кабат эшкәртелү өчен яраклы булуына ишарә итә

Кәгазь (фар. kagad, гарәп. kagad-un‎, диал. кагыт, кыягаз)[1]целлюлозадан (үсемлекләр, чүпрәк-чапрак яки макулатура рәвешендә) җитештерелгән, аерым битләр, яки рулонлап ясалган, язу-сызу, рәсем ясау, әйбер төрү максатлары өчен, минераль катнашмалы җепселле материал. 1803 елдан башлап кәгазь машиналар ярдәмендә ясала.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Бик борынгы заманнарда кешеләр агач кайрысына («тузга язмаган» әйтемен искә төшерегез), балавыз һәм балчык тактачыкларга, металл кисәкләренә язганнар. Соңрак кәгазьгә күчкәннәр. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы “кәгазь” хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга таякчык белән сырлар уеп язган торган булганнар. Андый “кәгазь”дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.

Борынгы мисырлылар язу өчен саз үсемлеге – папирус куллана торган булганнар. Папирустан киң озын тасмалар ясап, очлы таякны буяуга манып, шуңа язганнар, буяу кипкәч, тасмаларны төреп куйганнар. Папирус төргәкләрдән зур-зур китапханәләр туплаган алар. Ә Аурупа кешеләре язу өчен пергамен дигән әйбер уйлап тапканнар, аны бозау һәм сарык тиресен эшкәртеп ясаганнар. Татарлар элек каен тузына язганнар.

Кәгазьне Кытайда уйлап табалар. Ул биредә XI гасырда барлыкка килгән. Аны ефәк корамалардан, иске чүпрәкләрдән, яраксызга әйләнгән балык тоту ятьмәләреннән, агач кайрысыннан ясаганнар. Шушыларның барысын да ваклаганнар һәм суга салып бутаганнар, ботка сыман нәрсә хасил булган. Аны юка гына итеп бамбуктан ясалган нечкә иләккә салганнар. Су агып төшә, иләктә юка гына кәгазь массасы – булачак кәгазь табагы барлыкка килә торган булган. Аны киптергәннәр һәм җилемләгәннәр. Кәгазь ясауның бүгенге көнгә кадәр саклап калган нигезе әнә шундый.

Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. 751 елда гарәпләр Талас янындагы сугышта чиннәрне һәм уйгырларны җиңеп, күп кенә кешеләрне әсир итеп алып киткән. Алар арасында кәгазь ясау осталары да булган. Шулар ярдәмендә гарәпләр кәгазь җитештерүне җайга салып җибәргән. Шуннан язуда кәгазь куллану Гареб дөньясына да таралган.[2]

Русиядә кәгазь эшләп, аны сатуга чыгару активлашу, пергаменга язудан арына баруга китергән. Кытайда беренче гасырда кәгазь ясау технологиясе уйлап чыгарылуга карамастан, Аурупада XII йөздә бу эшне тәртипкә салсалар, урысларда ул тагын да соңрак, XIV гасыр ахырында, XV йөз башларында гына күренә. Асылда XVIII йөзгәчә «ефәк кәгазь» дип аталучы Урта Азия һәм Төркиядән кертелгән кәгазьләр файдаланылган. Ул кәгазьләрдә «су билгеләре» юклыгы җитештерелү датасын һәм урынын ачыклауда комачаулык итә. Кәгазь эшләү технологияләренең 1840 елларгача һәр төбәктә дә бер төрле булганлыгы кәгазьләреннән күренеп тора.

Кәгазьнең Аурупада киң таралыш алуы XIV–XV гасырларга карый. Аны җитештерү өчен чүпрәк аламалары күпләп кирәк булган. Бу исә тукыма эшләп чыгаруның үсешенә, җитештерелгән товарның сатуда очсызлана баруына да бәйле. Сәнәгать революциясе генә мондый шартларны тудырган. Русиядә кәгазьнең файдалану өчен җитештерелә башлавы XVIII йөзгә генә карый. Русиядәге кәгазь җитештерү 1718 елда Балтыйк буендагы алман кәгазь фабрикаларын кулга төшерүдән башланган. Аңарчы Русиягә кәгазьне, беренче чиратта, Ираннан, ә XVII гасырның икенче яртысында, Алмания, Англия, Һолландиядән китергәннәр. Сакланып калган документларда шул заман Иран һәм Аурупа кәгазьләрен җиңел аерып була. Аурупадан сатып алынган кәгазьдә су билгеләре була, ә Ираннан китерелгән зәңгәрсу кәгазьдә су билгеләре булмый.[3]

Татарларда тукыма җитештерү фабрикалары XVIII йөздә үсеш ала. Әмма чүпрәк аламаларыннан кәгазь ясау очрамый. Шулай да бу эш белән алар да таныш булганнар дип фараз кылырга урын бар. Кытайда җитештерелгән ялтырап торучы тыгыз шома кәгазьгә каурый белән хәреф төшерү шактый авыр мәсьәлә, бу эштә камыш каләм дә кулай түгел. Моның өчен тимер каләмнәр ясарга кирәк. Язу эше өчен пергамен кулайрак булган. Дөрес, татарларда тире җитештерү шактый алга киткән. Юка тиреләрне дә Урта Азиядә “булгарый” дип атап йөрткәннәр һәм аларның Идел буйларыннан сәүдә юлы белән китерелүенә ишарә итәләр. Пергаменны бозау тиресен юкартып кырып, пемзаны файдаланып шомартып һәм агартып ясыйлар. Әмма кәгазьнең пергаменнан өстенлекләре дә шактый. Аны китап төзүдә файдалану китапның күләмен кечерәйтүгә, язуны вагайтуга мөмкинлек биргән. Авырлыгы ягыннан китап җиңеләйгән.

Китап басу машиналары барлыкка килгәч, кәгазь кылыгы башланган, инде чүпрәк, салам гына җитмәгән. Шуннан соң кешеләр кәгазьне агачтан ясап караганнар һәм бу ысулны уңай дип тапканнар. Менә шул заманнардан бирле кәгазьне агачтан ясыйлар. Хәзер кәгазь эшләп чыгару көннән-көн арта. Әмма планетада урманнар азая бара. Болай булса, бервакыт урманнар бөтенләй бетәргә мөмкин. Шуңа күрә галимнәр агачка алмаш эзлиләр. Кәгазьне пыяла һәм таштан, синтетик җепселләрдән, полимерлардан ясап карыйлар. Тотылган кәгазь – макулатура да яңадан кәгазь ясау өчен китә. Аннан бик яхшы сыйфатлы кәгазь килеп чыга.

Кәгазьнең структурасы микроскоп астында флуоресцент яктырышта

Кәгазь һәм картон ясау[4][үзгәртү]

Кәгазьне ясау технологик яктан 5 төп циклны үз эченә ала. Алар агач әзерләү, урманнан алып кайту, аны суда агызу, аннан яру һәм кәгазь бите алу. Аны ясау өчен төп чимал – агач һәм целлюлоза.

Целлюлоза, яки клетчатка барлык үсемлекләрнең дә составына керә һәм аларның күзәнәк тышчаларын хасил итә. Аның исеме дә шуннан килеп чыккан (латинча «целлула»—күзәнәк). Целлюлоза үсемлекләргә тиешле ныклык һәм сыгылмалылык бирә һәм аларның скелетын төзи. Мамык җепселләренең 98% ы целлюлозадан тора; җитен һәм киндер сүсләре дә нигездә целлюлозадан тора; үзагачта ул 50% чамасы. Кәгазь, мамык-җеп тукымалар целлюлозадан эшләнә. Чистартылган мамык һәм фильтр кәгазе (җилемләнмәгән) бөтенләй дип әйтерлек саф целлюлозадан торалар. Табигый материаллардан аерып алынган целлюлоза — суда һәм гадәттәге органик эреткечләрдә эреми торган сүссыман каты матдә.[5]

Кәгазь эшләү өчен целлюлозаны утыннан һәм сумаладан ясыйлар. Ватылган утыннарны махсус котелларда кайнаталар һәм химик реактив, пар рәвешенә китерәләр. Пешерелгән целлюлозаны юалар, ваклыйлар һәм агарталар. Әзер целлюлоза кино- фототасмалар ясау өчен чимал булып тора. Аннан махсус ефәк һәм башка материаллар да ясыйлар. Кәгазь сәнәгатендә целлюлоза югары сыйфатлы кәгазь ясар өчен төп ярым фабрикат булып тора.

Элек кулланылган кәгазь һәм кәгазь калдыклары макулатура дип атала. Шул калдыкларны яңадан кәгазь итеп эшкәрткәннәр. Бу эшкәртелгән кәгазь материалы миллионлаган куб урманны саклап калган.

Кәгазь фабрикасына килгән кәгазь калдыклары механик рәвештә эшкәртеләләр. Аларны махсус гидроваклагычларда тураклаганнар, чистартканнар һәм тегермәндә иләгәннәр. Шулай итеп ул вак кисәкләргә әйләнгән. Вакланган кәгазьгә ябыштыручы, тулыландыручы һәм буяу катнашмалары кушылган. Тулыландыручыларга - каолин, бур, тальк, гипс, титаник акшар һәм башка матдәләр кәгазьне нык итеп эшләү өчен кулланылган. Кайбер кәгазьләрне юешләнмәгән өчен кләйләгәннәр. Кәгазьне кләйләр өчен канифоль, синтетик сумала, крахмал, парафин кулланганнар. Төс бирү өчен төрле буяулар кушканнар.

Фабрикада кәгазь массасыннан кәгазь эшлиләр. Агач массасы һәм целлюлоза аерым тегермәндә - роллда – тузанга әйләндерелә. Җепсел озынлыгын кирәкле үлчәмгә сузалар. Туракланган җепселгә буяулар, тулыландыргычлар, клей, су кушалар. Аннан соң кәгазь массасы кәгазь эшләү машинасына кертелә. Масса бассейнында һаман болгатып кәгазь массасы барлыкка килә. Сиптерелеп торган масса тигез кәгазь битенә әйләнә. Вибрация аркасында җепселләр бер-берсенә ябышалар.

Тигезләүчене валик тигезли, әгәр кирәк икән су ярдәмендә тигезләнә. Ылыслы агач сумаласы тигезләнә һәм җепсел келәйләнә. Машина каландрасында кәгазь рулонга төрелә. Диск пычагы белән кирәкле үлчәмдә кәгазь киселә. Кирәк очракта пычак кәгазьне битләргә кисә.

Хәзерге заман кискечләре 150 метр озынлыктагы зур агрегатларны кисәләр. Бер минут эчендә 10 метр киңлектәге рулонны 1000 метр озынлыкта кисәләр. Бу очракта киптерү, агызу һәм шомарту автоматик рәвештә эшләнә.

Кәгазь төрләре[үзгәртү]

Язу, газета, офсет, рәсем ясау, әйбер төрү өчен файдаланыла торган, төсле кәгазь, калька, каты кәгазь, катыргы һ.б.)

Кәгазьнең кабат кулланышы[үзгәртү]

Макулатура - яраксыз кәгазьләрдән яңа китаплар һ.б. ясау өчен икенчел чимал. 2004 елда, Русиядә тотылган кәгазь җыю күләме нибары 12 % була. Дөнья буенча ул сан 49 % тәшкил итте, АКШта 50 %, Аурупа буенча 59,4 %. Макулатура җыю буенча иң югары күрсәткеч Алманиядә булды, анда тотылган кәгазьнең 73,6 % кабат эшкәртелде[6].

Чималны яңадан эшкәртү целлюлоза эшкәртүгә караганда экологик һәм энергияне сакчыл куллану ягыннан күпкә өстенрәк. 1 тонна макулатура 10 агачның гомерен саклап кала. Бер тонна кәгазьне яңадан эшкәртүгә җибәрү һаваны 900 килограмм зарарлы газ чыгудан саклый һәм полигоннарда өч кубометрга кадәр урынны бушата. Моңа өстәп, икенчел чималны куллану икътисади яктан да файдалырак, чөнки агачтан целлюлоза җитештерүгә ресурслар күбрәк тотыныла.

2012 елның ахырында Казанда бер тонна картон тапшырсаң, 1600 сум түлиләр, газеталарга – 2200 сум, журналлар, офис кәгазьләре, каты тышы «умырып» алынган китапларга 2700 сум бирәләр. Ничек итеп тапшыру юлы җыючыдан тора. Кайбер макулатура җыючы оешмалар, чимал биш йөз килограммнан артык булганда, үзләре бушка килеп алып китә, икенчеләре исә алып киткән өчен 200 сум сорый. Берничә дистә килограмм гына тапшырсаң, 1 килограммын 1-1 сум 50 тиеннән алалар.[7] Кәгазь калдыклары 10 төргә бүленә. Аларның зур өлешен катыргы, газета, журнал тәшкил итә. Соңыннан макулатура Чаллыдагы яки Волжскидагы (Мари Иле) комбинатка китә, кәнсәләрия, санитария-гигиена продукциясе ясала.[8]

Кулланылышы[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]