Кәеф-сафа сөрүчәнлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәеф-сафа сөрүчәнлек latin yazuında])
Кәеф-сафа сөрүчәнлек
Кайда өйрәнелә этика[1][2][3]
 Кәеф-сафа сөрүчәнлек Викиҗыентыкта

Кәеф-сафа сөрүчәнлек (гедонизм)антик чорларда ук сөрүчәнлек тормышка ашырылып килгән принцип. Ул яшәүне фәкать ләззәт алуларга гына кай- тарып калдыра. Кешеләрнең яшәүдән ләззәт алу теләге әлбәттә аңлашыла, шуңа күрә гаеп дип саналмый, ләкин кайбер кешеләрнең яшәүнең мәгънәсен шуңа гына кайтарып калдырырга омтылулары, җәмгыять проблемаларын хәл итүдә катнашмау, хезмәткә кырын карау һ. б. шушындый омтылышлар аклана алмый.

Бу күренешне борынгы грек философы Эпикур эшчәнлегенә бәйләп, эпикуреизм дип тә атыйлар. Ләкин бу атама бәхәссез түгел, чөнки Эпикур,— беренче чиратта, гыйльми эшчәнлек алып барган кеше. Кәеф-сафа сөрү башлыча колбиләүчеләр сыйныфына хас күренеш булган. Аны шулай ук дворяннар сыйныфы да хуплаган. Бу күренеш дөнья классик әдәбиятында тиешле дәрәҗәдә яктыртылган. Гомумән, ул — җәмгыятьнең югары катлау кешеләре өчен характерлы. Аны богема стилендә яшәүче ирекле профессия вәкилләре дә мәгъкуль күргән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.
  1. Национальная библиотека Чехии — 1622.
  2. Bell A. Encyclopædia BritannicaEncyclopædia Britannica, Inc., 1768.
  3. zespół autorów PWN интернет-энциклопедиясе