Кәшеф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Томас Эдисон фонограф янында. Эдисон тарихта иң күп кәшефләр ясаган кеше дип санала - 1903 АКШ патентына ия

Кәшеф (яки уйлап табу) — кеше уйлап чыгарган уникаль әсбап, метод, корылыш, процесс яки ачыш. Һәрбер кәшеф гыйльми эшчәнлек нәтиҗәсе һәм интеллектуаль милек булып тора.

Татарстан Республикасында уйлап табу эшләрен оештыру һәм нәтиҗәләр[үзгәртү]

Республикада уйлап табу эшләрен әйдәп баручы оешма бар - ул Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте. Әлеге җәмгыятьнең рәисе булып техник фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы, Русия Федерациясенең почетлы химигы, ССРБның спорт мастеры Ленар Гайсин тора. Ел саен «Татарстан Республикасындагы иң яхшы уйлап табулар» исеме астында бәйге үткәрелә. Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучылары актив эшләп торалар.

Яшь уйлап табучыларны әзерләү[үзгәртү]

Ел саен Татарстанда «ХХI гасыр Кулибиннары» исемле Республика олимпиадасы үткәрелеп тора. «ХХI гасыр Кулибиннары» – интеллектуаль иҗат өлкәсендә шәхси-командалы комплекслы ярыш. Укучылар үз эшләнмәләрен киң аудитория алдында тәкъдир итәләр, чыгыш ясыйлар. Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын мактау кәгазьләре, дипломнар һәм акчалата премияләр бирелә. 11нче сыйныфта укучыларга аеруча зур стимул бар. Чыгарылыш сыйныф укучысы җиңү олимпиадада яулап, республиканың теләсә кайсы техник югары уку йортына кергән очракта, беренче курс дәвамында Уйлап табучылар җәмгыятеннән стипендия түләнә.

Татарстан Республикасының күренекле кәшефчеләре[үзгәртү]

  • Заур Бәширов - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (... өлкәсендә);
  • Әлфия Бәширова - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (... өлкәсендә);
  • Аркадий Гиммельфарб - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (1995) (... өлкәсендә);
  • Әнәс Җомагылов - ТАССРның атказанган уйлап табучысы (авыл хуҗалыгы техникасы өлкәсендә);
  • Борис Лапин - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (2009) (... өлкәсендә);
  • Вячеслав Лашков - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (... өлкәсендә);
  • Олег Маркин - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (механика өлкәсендә);
  • Юрий Маркин - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (механика өлкәсендә);
  • Ринат Нуруллин - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (1994) (механика, физика, авыл хуҗалыгы техникасы өлкәсендә);
  • Михаил Пилягин - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (... өлкәсендә);
  • Рушан Сафин - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (1991) (... өлкәсендә);
  • Михаил Старшов - Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (... өлкәсендә).

Сылтамалар[үзгәртү]