Кәҗәчелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәҗәчелек latin yazuında])

Кәҗәчелекйорт кәҗәләре үрчетү белән шөгелләнгән терлекчелек тармагы. Кәҗәчелек продукөиясе булып сөт, ит, тире һәм йон тора. Кәҗә бик күп төрле үлән ашавы белән уңай яктан башка йорт хайваннарыннан аерылып тора.

Продуктлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәҗә сөтендә зур күләмдә организмга инфекция йоктырмаучы аминокислоталар бар. Ул сыр, эремчек, йогырт һәм комыс ясауда кулланыла.

Кәҗә ите – барлык халыклар да ашый торган прдукт булып тора. Составы белән ул сыер һәм сарык итләренә охшаган.

Йон өчен аерым кәҗә токымнары үрчетелә. Кәҗә йоныннан киемнәр, тукымалар, келәмнәр бәйлиләр.

Кәҗә мамыгы - йонның бер төре булып тора. Үзенең үтә йомшаклылыгы белән аерылып тора.

Кәҗә тиресеннән яхшы сыйфатлы аяк киемнәре тегәләр, шулай ук, мамыклы булса, җәнлек тиреләре урынына да кулланалар.

Кәҗә тизәген бакчачылыкта кулланалар.

Яшәү тирәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәҗәләрне күберәк Азияда һәм Африкада үрчетәләр. Русиядә исә, кәҗәчелек Ырымбур өлкәседә таралган.

Юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәҗәләрнең баш саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елга җирдә 705,6 млн баш кәҗә исәпләнгән. Кытайда 171 млн., Һиндстанда 120,6 млн., Пакистанда 47,6 млн.

Аурупада кәҗәчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 ел буенча.

Ил Баш саны, меңнәрдә %
Австрия 79 0,7
Франция 1 300 10,9
Испания 2 527 21,2
Греция 4 800 40,5
Аурозонада 12 000 100

Евростат(үле сылтама) буенча.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ерохин А. И., Соколов В. В., Куц Г. А., Хромченков В. Д., Задумина В. И. Козоводство — М.: , МСХА, 2001. — 208 с. ISBN 5-94327-013-2
  • Колосов Ю. А., Запорожцев Е. Б., Баранников А. И. Основы козоводства. — М.: Феникс, 2001. ISBN 5-222-01903-9