Көек (Балтач районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көек (Балтач районы) latin yazuında])
Көек
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балтач районы
Координатлар 56°19'тн, 50°12'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 131 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422250
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Куюк

КөекТатарстан Республикасының Балтач районындагы авыл.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР Балтач районында урнашкан Көек авылыКазаннан 103, Малмыждан 41 чакрым еоаклыкта урнашкан татар авылы. РДБААда сакланган 1978елгы мәгълүматлар буенча, Олы Норма авылында (Балтач янәшәсендә, шушма елгасы буенда)Т\ гаиләсе белән Толбай бабай яшәгән. Урыс хөкүмәтенең мөселманнарны чукындырырга омтылу һәм зур ясаклар салу сәясәтеннән качып, 1710-1711 еллардаТолбайныңолы улы Төхтамыш гаиләсе белән урман эченә килеп урнашкан. Шулай итеп, Төхтамыш-Көек авылына нигез салынган. Борынгы заман документларында авыл атамасы исеме нәкъ шулай язылган. “Көек” атамасы урнашкан урында урманны яндырып, ут таралмасын өчен авыл булачак авыл әйләнәсен канау казып, кәз күтәреп, чикләп алганнар.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1711 елда авылда 2 хуҗалык булып, анда 5 кеше яшәгән. 1716 елда хуҗалыклар саны 5 булып, кешеләрсаны 41 булган. Авыл табигатьнең бик матур почмагында урнашкан булса да үз таихында ул әллә ни үсеп китмәгән. Авылның иң зур вакыты 1920 ел дип санала. Бу вакытта нада 74 хуҗалык булып, яшәүчеләр саны 345 кеше булган. 2019 ел мәгълүматлары буенча авылда 39 хуҗалык һәм аларда яшәүче 138 кеше теркәлгән.

Садриев Гәрапшаны "кулак" итеп сөрү документы

Авыл халкының 11-12 буынлык шәҗәрәсе бар. Хәзерге вакытта Көек авылы Балтач бистәсенең бер урамы булып хисаплана.Авылга нигез салынганнан башлап, халкы игенчелек һәм терлекчелек, вак һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Әмма чәчүлек җир мәйданы чикләнгән булу сәбәпле, авыл ирләре эш эшләп читкә чыгарга мәҗбүр булган. 1920 елга кадәр авыл ирләре шактый зур төркем булып, кыш көннәрендә Урал шахталарына эшкә йөргән. Ел саен алдан килешү төзелгән. Көзге кыр эшләре тәмамлануга, төркем Урал шахталарына эшкә чыгып китә торган була.

Көлхоз төзелү еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда эрк байлар булмаган. Вак сәүдәгәр булып исәпләнгән “кулак” тамгасы салынып Садриев Бәдри (43 яшь) һәм Садриев Гарәпшаләрнең (37 яшь) мал-мөлкәте, йорт-каралтылары тартып алынган, гаиләләре белән 1932 елда авылдан куылган. 1938 елда совет властена каршы агитация алып барган дип гаепләнеп бригадир булып эшләгән Мифтахоов Мөбарәк кулга алынган һәм 1939 елда Югары суд карары белән акланган. 1930 елда авлда “Кыззыл шахтер” колхозы төзелгән. Соңрак ул күршедәге колхозларга кушылган.

Бөек Ватан сугышы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышына авылдан 75 ир-егет киткән. Шулардан 34е сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган. 41 кызылармияче исән-сау ватанга әйләнеп кайтканнар. Шуларның 5кск римес әсирлегендә булган дип теркәлгән. Авылдаш Хәмидуллин Зәки сугыш елларында Киров өлкәсендә урман кисүче булып эшләгән.бронь белән фронтка җибәрелмәгән. Кисүдә куйган фидакарь хезмәте өчен 1957 елда Хәмидуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән. Сугыш корбаннары арасында гаилә корырга өлгермәгән егетләр саны – 15. Сугыш толлары – 21. Аларда сугыш ятимнәре 54 бала калган. Тыл ветераннары саны – 69.

Дини тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1742 елда ил буенча мәчетләр җимертелгәндә Көек авылында 10 хубалык булган һәм мәчет җимертелгән дип теркәлгән. Тәхеткә Екатерина Икенче килгәч, яңа мәчет 1870 елда төзелгән. Ул бина тузгач сәүдәгәр Габдрахман Ишморатов акчасына  1916 елда яңа Җәмиг  мәчете төзелгән. 1920 елда авылда башлангыч совет мәктәбе ачылган. Мәчет бинасы 1930 елда мәктәп карамагына бирелгән. Балалар саны аз булу сәбәпле 2010 елда башлангыч мәктәп ябылган. Укучыларны автобус белән Балтач мәктәбенә йөртә башлаганнар. 1996 елда яңа бина төзелеп, Көек авылында мәчет ачылган.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Без - Төхтамыш оныклары, 2019

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

РДБАА документлары, 1678, 1710, 1716,1747, 1762, 1795 еллар

ТР Милли архивы материаллары 1930-32 еллар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]