Көйгәвеннәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Horse Botfly Imago.png

Бөгәлчәннә́р яки көйгәвеннәр - ике канатлы бөҗәкләр отрядыннан өч семьялык: ашказаны бөгәлчәннәре (Gasterophilidae), борын-бугаз бөгәлчәннәр (Oestridae), тире асты бөгәлчәннәр (Hypodermaticae). 100 гә якын төре билгеле.

Гәүдәсе төкләр белән капланган, кайберләре төксез дә була. Җитлеккән бөгәлчәннәрнең авыз органнары үсеш алмаган, һәм алар тукланмый. Озак яшәмиләр. Күп төрләренең личинкалары - кеше һәм имезүчеләрнең эндопаразитлары. Татарстан территориясендә 3 төре киң таралган. Ашказаны ат бөгәлчәне (G.intestinalis) - гәүдәсенең озынлыгы 12-15 мм; йомыркасын терлекнең иреннәре белән кагыла торган урыннарына сала. Личинкалар турыдан-туры яки азык белән ашказанына үтә, җитлеккәнче шунда кала; тышкы якка экскрементлар белән чыга. Борын-бугаз сарык бөгәлчәне (O. ovis) - гәүдәсенең озынлыгы 10-12 мм; сарыкларда һәм кәҗәләрдә паразитлык итә. Тереләй тудыручы ана затлар личинкаларын терлекнең борын тишегенә сиптерә. Личинкалар баш эченә (маңгай куышлыгы, йоткылык өстенә) үтеп керә, аларның паразитлык итүе терлекнең бик нык арыклануына китерә. Тире асты үгез бөгәлчәне (H. bovis) - гәүдәсенең озынлыгы 12-14 мм; мөгезле эре терлектә паразитлык итә. Йомыркасын терлекнең төкләренә беркетә.

Личинкалар хайван организмына тире капламы аша керә һәм анда үсә. Йон кою алдыннан, икенче стадиядә, терлек аркасындагы җитлеккән личинкалар, тишек тишеп, тире астыннан тышка чыгалар һәм курчакка әйләнү өчен җир астына төшәләр.

Чыганаклар[үзгәртү]