Көнбатыш төрки каһанлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Көнбатыш төрки каһанлыгы

Көнбатыш төрки каһанлыгы - Урта Азия җирләрен биләгән һәм ун төрки кабиләне берләштергән дәүләт. Истәми каһанның улы Датоу каһан идарә иткәндә иң зур көч-куәткә ирешкән. Көнчыгыш Аурупа далаларында Хәзәр каһанлыгы үсеп чыкканнан соң, Төрки каһанлыгы үзенең Кырымга тикле Көнбатыш биләмәләрен югалткан, ләкин Алтайдагы чикләрен саклап калган.

VII йөзнең 60 нчы еллары азагына Көнбатыш Төрки каханлыгының төп чикләрен Кытай басып алган. Гәрчә VIII йөз башына каханлык Кытайга буйсынудан котылса да, төньяктан яңа кабиләләрнең басып керүе 740 елда Көнбатыш каханлыкның җимерелүенә китергән.

Чыганаклар[үзгәртү]