Көндәшле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көндәшле latin yazuında])
Көндәшле
Халык саны 597 (2010) Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+05:00
География
Ил Россия
Координатлар 55°50'59"тн, 56°12'5"кнч
Почта индексы 452996 Edit this on Wikidata
Карта

КөндәшлеБашкортстанның Балтач районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 597 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1709 ел. Авылдан Рыс Ижбулатов дигән сәүдәгәр Казанга барган юлыннан юлбасарлар кулына эләгә, өч елдан соң гына котылып туган авылына кайта.
1736 ел. Ырынбур губернасы, Себер юлы, Балыкчы волостендә чуалышлар була. Баш күтәрүчеләргә каршы полковник Тәфкилев җитәкчелегендә патша гаскәре җибәрелә. Төп лагир Көндәшле авылында урнашкан була.
1749 ел. Авылда 26 йорт, 113 мишәр ир-ат булган.
1902 ел. Уфа губернасы, Бөре өязе, Байкыбаш волосте Көндәшле авылында 400 йорт, 1168 мишәр ир-аты, 1 мәдрәсә, 1 иген амбары, тимерлек, ике су тегермәне булган.
1921-1924 елларда Көндәшледән Яңа Көндәшле авылы аерылып чыга, бирегә 50 гаилә күченеп утыра.
2009 елда Көндәшледә 236 хуҗалык исәпләнә, 722 кеше яши. Урта мәктәп, балалар бакчасы эшли.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[1]
597

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Өмәт» гәзите(үле сылтама)