Көньяк-Көнчыгыш Азия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көньяк-Көнчыгыш Азия latin yazuında])
Юго-Восточная Азия

Көньяк-Көнчыгыш Азия (бенг. দক্ষিণ-পূর্ব এশিয়া, кыт. 東南亞, тай. เอเชียตะวันออกเฉียงใต้, кхмер. អាស៊ីអាគ្នេយ៍, вьетн. Đông Nam Á, мал. һәм индон. Asia Tenggara, тагал. Timog-silangang Asya) — Кытай, Һиндстан һәм Австралия арасындагы континенталь һәм утрау территорияләрен үз эченә алучы зур регион. Континенталь өлешендә Вьетнам, Камбоджа, Лаос, Мьянма, Таиланд, утрауларда — Бруней, Көнчыгыш Тимор, Индонезия, Сингапур, Филипин урнашкан. Малакка ярымутравының көньяк өлешен һәм Борнео утравының төньягын Малайзия биләп тора. Вьетнам, Камбоджа һәм Лаосны шулай ук һиндкытай дәүләтләре дип атыйлар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Регионда якынча 600 млн кеше яши, бу якынча Җир халкының 8% тәшкил итә. Ява утравы халкы тыгызлыгы аеруча югары.