Көньяк Алтай теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Алтай теле бите монда юнәлтә. Бәлки, сез Төньяк Алтай теле турында мәкаләсен эзлисез.

Кө́ньяк Алта́й теле́ (ягъни алтай теле) — ике тау-алтай теленең берсе, алтайларның төп теле. Алтай җөмһүриятенең рәсми теле. 1948 елгача ойрот теле дип аталган.

[үзгәртү] Тасвирлама

Элеккедән көньяк- һәм төнья-алтай телләре бер тел - алтай теле дип саналган. Ләкин, хәзерге заман төрки телләр квалификациясе буенча, алар ике аерым тел булып саналалар. Хәлне рәсми рәвештә аерым көньяк һәм төньяк сөйләмнәрне Рәсәйнең әзсанлы халыкларның (кумандин, челкан һәм тубалар) аерым телләре итеп тану катлауландыра.

Бөтенрәсәй 2002 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча, Рәсәйдә 65 534 кеше алтай телен белүләре турында әйтә[1]. Бәяләүләр буенча, аларның ун меңе төньяк-алтай сөйләмнәрендә, ә калганы көньяк-алтайныкында сөйли, шул ук вакытта аларның күбесе алтай-кижи сөйләмендә. Кайбер мәгълүматлар буенча, 2 % алтайлар гына алтай телендә ирекле сөйләшә.[2].

Көньяк Алтай телендә 4 сөйләм бар:

Һәрбер сөйләмне ничә кеше белүе турында төгәл мәгълүмат юк. Якынча бәяләүләр буенча, соңгы өч сөйләмнең һәркайсысында 3 мең тирәсе кеше сөйләшә. Башкалар төп алтай телендә сөйлиләр.

Кытайда Канас күле янында, сөйләшүчеләр теленгитлар һәм синцзян кыргызларына максималь якын булган, көньяк-алтай теленә якын диалектлар очрый.

«-z-» урынына интервокаль «-j-» булуы сәбәпле, көньяк-алтай теленең хакас телләренә керүе шикле, ул кыргыз-кыпчак теле булырга кирәк.

Имлялары өстәмә Ҥ, Ј, Ӧ, Ӱ хәрефләре белән кириллица ниезендә. 1840 еллардан кириллица нигезендәге имля үсеш ала, ә 1928-1938 елларда латин имлясы кулланыла, ә аннан соң яңадан кириллица.

XIX гасырның язма һәйкәлләре - алтай-ойротларны христианлаштыру вакытында булдырылган инҗил текстларының, изгеләр кыйссалары, догалыкларның тәрҗемәләре. 1869 елда Казанда алтай теленең төгәл грамматикасы басыла; 1884 елда - сүзлеге[2]. В развитии литературного языка сыграло роль творчество писателя-просветителя М. В. Чевалкова[3].

Әдәби тел алтай диалектына нигезләнә. Октябрь инкыйлабына кадәр, әдәби тел, хәзерге вакытта региональ әдәби тел функциясен башкаручы, телеут диалекты үзенчәлекләренә нигезләнгән.

Алтай телендә «Алтайдыҥ чолмоны» газиты чыгарыла


[үзгәртү] Искәрмәләр

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә