Көньяк Африка Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Көньяк Африка Җөмһүрияте
Republiek van Suid-Afrika
Republic of South Africa
Байрак
{{{кыска исем}}} байрагы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 1961 елның 31 маенда Бөекбританиядән
Идарә итү формасы Парламент республикасы
Рәсми тел Африкаанс, Инглиз теле, зулу, коса, свати, ндебеле, сесото, төньяк сото, тсонга, тсвана һәм венда
Башкала Претория, Блумфонтейн, Кейптаун
Президент Джейкоб Зума
Мәйдан 1 219 090 км²
Халык саны
– Барлыгы (2008)
– Тыгызлык

48 700 000 кеше
39 кеше/км²
Акча Ранд
Вакыт UTC +2
Пәрәвәз домены .za
Телефон коды 27

Көньяк Африка Җөмһүрияте (африкаанс Republiek van Suid-Afrika; ингл. Republic of South Africa), шулай ук КАР яки КАҖАфрика кыйтгасының көньяк өлешендә урнашкан дәүләт.

Дәүләт дөньяның нык үскән илләре рәтенә керә. Башкаласы — Претория шәһәре. Илдәге кешеләрнең күпчелеген җирле халык — бантулар тәшкил итә. Африканың башка илләре арасында КАҖ Аурупадан чыккан кешеләрнең (африканерлар, инглизләр) күп булуы белән аерылып тора.

КАҖ — төрле табигый комплекслар һәм гаять зур табигый байлыклар иле. Илнең күпчелек өлеше — тигезлекле яссы таулык, ул әкренләп көньякка һәм көнчыгышка таба күтәрелә барып, таулар белән алышына. Ил территориясендә саванналар күбрәк. Табигый шартлар, бөтен Көньяк Африкадагы кебек, төньяктан көньякка таба гына түгел, көнчыгыштан көнбатышка таба да үзгәрә.

КАҖның аңа гына хас күп төрле ландшафтларында фауна бик тә бай. Күп районнарда аучылык һәм балык тоту хәзергә кадәр җирле халыкның төп шөгыле булып тора. Әмма европалылар килү белән, кыргый хайваннар саны сизелерлек кимегән, һәм аларның шактый күп төрләре бөтенләй диярлек юкка чыккан. Үлән белән тукланучы хайваннарның — антилопа, зебра, жираф, фил, зур кара буйвол, мөгезборыннарның саны аеруча нык кимегән. Арыслан, леопардлар бөтенләй диярлек юкка чыккан.

Кыргый хайваннарны тулысынча кырып бетерүдән коткарып калу, шулай ук тулаем табигый комплексларны саклау максаты белән КАҖда тыюлыклар һәм милли парклар төзелгән. Аларның иң зурысында — Крюгер милли паркында — материкта очрый торган хайваннарның барлык төре җыелган.

Уңдырышлы җир мәйданнары ак тәнле фермерлар — хосусый авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хуҗалары кулында. Фермер хуҗалыклары техника һәм ашламаларны киң кулланалар һәм шуңа күрә югары уңыш алалар. Алар кукуруз, бодай, кузаклылар, шикәр камышы, цитруслар, мамык һәм башка культуралар игәләр. Яхшы көтүлекләре булган күтәренке яссы таулыкларда сарык һәм мөгезле эре терлек асрау фермалары урнашкан. Көтүлекле терлекчелек авыл хуҗалыгында бик әһәмиятле урын алып тора.

КАҖның җир асты төрле файдалы казылмаларга бай. Бу илне геологик могҗиза дип атыйлар. КАҖ алмаз, алтын, платина, уран һәм тимер рудалары запасы һәм аларны чыгару буенча дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора. Илнең хуҗалыгы Англия һәм Америка монополистларына бәйле, алар файдалы казылмалар эшкәртүне үз кулларында тоталар һәм аннан гаять зур табыш алалар.

Чыганаклар[үзгәртү]

Көньяк Африка Җөмһүрияте.