Көрдстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көрдстан latin yazuında])
Көрдстан
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-ku-latn" does not exist.
Байрак
Сурәт
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Иран
 Гыйрак
 Төркия
 Сүрия
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Урта Көнчыгыш
Кулланылган тел көрд теле, гарәп теле, фарсы теле һәм төрек теле
Харита сурәте
Карта
 Көрдстан Викиҗыентыкта

Көрдстан (көрд. Kurdistan/کوردستان/Кӧрдыстан) — Көнбатыш Азиядәге таулы төбәк, тарихи өлкә. Көрдстанның зур өлеше Олд Азия һәм Иран тауларында урнашкан. Көрдстанның төгәл чикләре булмаганлыктан бу исем фәкать этнографик мәгънәдә ишетелә. Халык, нигездә, көрдләр; шулай ук төрек, гарәп, һ.б. милләтләр бар. Мәхмүд Кашгарый аны беренче тапкыр "Диване лөгатет-төрк" китабында Көрд урыны дип таныды һәм аны дөнья картасында "Арзул Акрад" дип атады. Гарәп телендә "Арзул Акрад" "Көрдләр иле" дигәнне аңлата.[1][2] "Көрдстан" сүзе Бөек Сәлҗук дәүләте чорында беренче тапкыр Санжар Солтан Көрдстан дип аталган провинцияне Селжук империясенә кушкач кулланылган.[3][4] Халык терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә, шәһәрләрдә һөнәрмәндчелек үсеш алган. Көрдстан файдалы казылмалар, аеруча, нефть күп. Көрдстан турындагы иң беренче мәгълүматлар 12 гасырдагы чыганакларда очрыйлар. Урта гасырларда Көрдстандә ярыммөстәкыйль имаралар бар булганнар. 1914 елда Көрдстан Иран белән Госманлы империясе тәркибенә кертелде. Ул таркалгач (1918), Төркия, Гыйрак һәм Сүрия дәүләтләре тәркибенә кертелде.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Kurdistan on the map … in 1072 (en-GB) (2013-02-26).
  2. المفارقة الكبيرة بين أصالة الكورد شعباً و وطناً وانحطات الأتراك (شعباً) وكياناً (2015-08-20).
  3. Pirbal, Ferhad. When did the word Kurdistan appear? (en). әлеге чыганактан July 25, 2015 архивланды. August 6, 2019 тикшерелгән.
  4. Who Are the Kurds? (en). әлеге чыганактан July 25, 2019 архивланды. August 6, 2019 тикшерелгән.