Лев Гумилев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Лев Гумилев

Тулы исеме Лев Николай улы Гумилёв
Һөнәре тарихчы, этнолог, шагыйрь, тәрҗемәче
Туу датасы 1 октябрь 1912(1912-10-01)
Туу җире Царское Село, Русия империясе
Ватандашлыгы СССР байрагы ССРБ, Русия байрагы Русия Федерациясе
Милләте рус
Үлем датасы 15 июнь 1992(1992-06-15) (79 яшь)
Үлем җире Санкт-Петербург, Русия
Әтисе Николай Гумилев
Әнисе Анна Ахматова
Бүләк һәм премияләре Дәүләт Думасының «Вехи» премиясе

Лев Никола́й улы Гумилев (рус. Лев Никола́евич Гумилев; 1912 елның 1 октябре1992 елның 15 июне) – совет һәм Русия галиме, тарихчы-этнолог, тарих һәм география фәннәре докторы, төрки халыклар белгече, шагыйрь, фарсы теленнән тәрҗемәче.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Анна Ахматова белән Николай Гумилёвның улы. Анна Андреевна – үҗәт шагыйрә, гадәти булмаган әдәбиятчы. Ә ире Николай Гумилев – репрессиягә дучар булган шагыйрь, бөек шәхес.

Stamps of Kazakhstan, 2012-12.jpg

Шушы ике бөек әдәбиятчының улы Лев Гумилевны яшьтән үк эзәрлекли башлыйлар. 19 яшеннән үк төрмәгә ябып куялар.

1938 елда Ленинград университеты студенты Лев Гумилёвны тагын 5 елга ябып куялар. Яшәү, эшләү урыны – Норильск. Ул бакыр рудникларында чиләнә, техник, геолог, химик-лаборант һөнәрләрен үзләштерә.

1944 елда ул, гариза язып, үз теләге белән сугышка китә, зенит-артиллерия дивизиясендә сугыша, Берлингача барып җитә. Сугышны тәмамлап кайткан яшь егет янә Ленинград университетында белемен дәвам итеп, тиздән укуны тәмамлый һәм аспирантурага керә.

1948 елда Лев Гумилев «Беренче төрки каганатының сәяси тарихы» дигән темага диссертация өлгертә һәм аны яклый.

Яңадан бер елдан Лев Гумилевны тагын кулга алып (әнисе белән бәйле рәвештә Үзәк Комитет карарында хәтәр сүзләр әйтелә), Караганда шәһәре янындагы аерым режимлы лагерьга тыгалар. Галим 1956 елда гына котылып, иреккә чыга.

Тагын дүрт елдан галим «VI-VIII гасырларда борынгы төркиләр» дигән темага докторлык диссертациясен тәмамлый. География белеме буенча докторлык диссертациясен өлгертә.

Тарихчыга 2005 елда Казанда һәйкәл куелган (авторы: Мәскәү сынчысы Владимир Демченко)( Александр Головачев белән берлектә)

Л. Н. Гумилёвның төп хезмәтләре[үзгәртү]

  • "Этногенез и биосфера Земли", АСТ, Астрель, 2005 г., ISBN 5-17-031811-1, 5-271-12025-2
  • "Конец и вновь начало", АСТ, АСТ Москва, Хранитель, 2007 г., ISBN 978-5-17-044877-7, 978-5-9713-5990-6, 978-5-9762-3829-9
  • "В поисках вымышленного царства", Товарищество "Клышников – Комаров и К", 1992 г., ISBN 5-87495-006-0
  • "Древняя Русь и Великая степь", Астрель, АСТ, 2004 г., ISBN 5-17-026279-5, 5-271-09769-2
  • "История народа хунну", АСТ, Люкс, 2004 г., ISBN 5-17-026629-4, 5-9660-0501-X
  • "Тысячелетие вокруг Каспия", АСТ, АСТ Москва, Харвест, 2008 г., ISBN 978-5-17-051463-2, 978-5-9713-9145-6, 978-985-16-6196-7
  • "Черная легенда", Айрис-Пресс, 2008 г., ISBN 978-5-8112-3377-9
  • "Древний Тибет", ДИ – ДИК, 1996 г., ISBN 5-87583-022-0
  • "Открытие Хазарии", ДИ-ДИК, 1996 г., ISBN 5-87583-023-9
  • "Волшебные папиросы" 1993 (написал в Норильском лагере в 1942 году, решился записать на бумаге в 1966 году, решились издать только посмертно)
  • Полная библиография Л.Н. Гумилева (рус.)

Шигърият[үзгәртү]

Лев Гумилёв шигырьләр дә язган.

Земная слава - как дым.
Земная слава - живым.
А мертвым - черная высь,
Где тесным кругом сплелись,
Верша земные дела,
Созвездья добра и зла.
Но в звездный круг, не боясь,
Входи заколотый князь!
Внизу поносит народ
Тебя - причину невзгод,
Но вечный звезд хоровод
Теперь твой дом и народ.

1936

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]