Лезгиннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Лезгиннар
Үз аталышы: Лезги (күплек санда Лезгияр)
Гомуми саны: як. 700 мең
Таралышы: Дагстан (Русия), Азәрбайҗан
Тел: Лезгин теле
Дин: мөселманнар
Якын халык: Агуллар, Арчиннар, Будухлар, Крызлар, Рутуллар, Табасараннар, Удиннар, Хиналуглар, Цахурлар

Лезгиннар (үз аталышы: лезги, күплек санда лезгияр) — Кавказның җирле халыкларының берсе, борынгыдан бирле бүгенге Дагстан һәм Азәрбайҗан территорияләрендә яшиләр.

Саннары якынча 700 мең кеше. Тугандаш табасаран, агул, рутул, цахур һ.б. телләр белән беррәттән лезгин телләре төркеменә керүче лезгин телендә сөйләшәләр.

Кавказ этник картасында лезгиннарның яшәү җирләре

Тарихи ватаннарыннан тыш шулай ук Казакъстанда (20 мең), Кыргызстанда (14 мең), Төркиядә (25 мең) яшиләр.