Лексикология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лексикология latin yazuında])
Лексикология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак лексема[d]
 Лексикология Викиҗыентыкта

Лексиколо́гия (грекча λέξις — «сүз, аңлатма», λόγος — «укыйм») — тел гыйлеменең сүзлек составын, аның үсеш-үзгәрешләрен өйрәнә торган фән.

Лексикателнең сүзлек составы


Сүзлек составының төп өлешләре

1) гомумкулланылыш сүзләре, әйтелмәләр

2) иҗтимагый яисә территориаль чикле сүз һәм әйтелмәләр

3) әдәби нормага туры килгән түбән стиль сүзләре һәм әйтелмәләр

4) актив лексикада кулланылмый торган сүз һәм әйтелмәләр


Бурычлары 1. сүзне, аның мәгънәсен, мәгънә үсешен-үзгәрешен тикшерү;

2. лексик һәм фразеологик берәмлекләрне, аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү;

3. сүзләрнең үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү;

4. телнең лексик составы тарихын, килеп чыгышын өйрәнү;

5. сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең кулланылыш дәрәҗәсен һәм даирәсен билгеләү


Лексикология фәненең төрләре һәм өйрәнү объектлары

1. гомуми лексикология - төрле телләрнең сүзлек составын өйрәнә.

2. хосусый лексикология - аерым бер телнең сүзлек составын өйрәнә.

3. тарихи лексикология – телнең сүзлек составын тарихи яссылыкта өйрәнә.

4. чагыштырма лексикология - уртак һәм аермалы якларны билгеләү максатыннан, төрле телләрнең сүзлек составын чагыштырып өйрәнә.

Лексикология фәненең тармаклары


1. Семасиология (гр. semasia – мәгънә, logos – өйрәнү) – сүзләрнең мәгънәләрен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә.

2. Ономасиология (гр. onyma – исем, logos – өйрәнү) - лексикологиянең әйбер, күренешләргә атама бирү закончалыкларын өйрәнә торган тармагы.

3. Этимология (гр. etymon - чын, logos – өйрәнү) – сүзнең тарихын, килеп чыгышын өйрәнә торган тармагы.

4. Фразеология (гр. рhrasis – тәгъбир, logos – өйрәнү) – тотрыклы әйтелмәләрне өйрәнә торган тармак.

5. Лексикография (гр. lexsikos – сүз, grapho - язу) - тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы

6. Ономастика (гр. onomastike-исем кушу сәнгате) – тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш, номинацияләү закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.