Ливан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ливан Җөмһүрияте
الجمهورية اللبنانية
Ливан
Байрак Илтамга
Ливан байрагы Ливан гербы
Шигарь: «Күллүнәә лил-ватан, лил-‘уләә вәл-‘әләм

(татар.Без барыбыз да Ватаныбыз, Дан һәм Байрагыбыз өчен!)»

Ил көе: Күллүнәә лил-ватан, лил-‘уләә вәл-‘әләм
Ливан урнашуы
Бәйсезлек 22 ноябрь 1943 (Франциядән)
Рәсми тел гарәп
Башкала Бәйрут
Призедент Мишель Сөләйман
Премьер-министр Фуад Синьора
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

10 452 км²
1,6%
Халык саны
– Барлыгы
– Тыгызлык

3 925 502 кеше
358 кеше/км²
Акча Ливан фунты
Вакыт UTC +2
Пәрәвәз домены .lb
Телефон коды +961
Ливан. 1-Көньяк Ливан, 2-Нәбәтия, 3-Таулы Ливан, 4-Бикәә үзәне, 5-Төньяк Ливан

Лива́н (гарәп.لبنان, Лүбна́н), рәсми исеме Ливан Җөмһүрияте (гарәп.الجمهورية اللبنانية; әл-Җүмһуриййә әл-Лүбнәниййә) – Урта диңгезнең көнчыгышында урнашкан кечкенә дәүләт. Аның көнчыгыш һәм төньяк ягында Сурия урнашкан,ә көньягында Израил.

Ливан халкы 4 миллион тирәсе. Бу ил гарәп дөньясында дини яктан нык аермлануы белән үзенчәлекле. Ливанда, дәүләтне җәмгыятьнең дини бүленешеннән чыгып төзелгән, конфессионализм дигән сәяси система эшли.

Гражданнар сугышына(1975-1990) хәтле Ливан чәчәк аткан ил, гарәп дөньясының финанс һәм банклар башкаласы була. Сугыштан соң икьтисадны торгызу башлана, ләкин Израил белән сугыш дәүләтне яңадан хаос хәленә китерә. Бу сугыш нәтиҗәсендә Ливан халкы авыр югалтуларга дучар була, йөзләгән мең кеше качкын хәленә кала.

Тарих[үзгәртү]

Борынгы Ливан[үзгәртү]

Хәзерге Ливан территориясендә беренче торак урыннар б. э. кадәр 6 мең ел элек барлыкка килә башлый. Библос тирәсендә археологлар борынгы кораллар табалар. Кайсыбер кораллар бу җирдә балык тоткан кабиләләрнең неолит чорында ук(б. э. кадәр 8 – 7 мең еллар элек) яшәгәннәрен күрсәтә.

Ливан Урта диңгезнең ярлары буенда урнашкан, диңгез сәүдәсе белән алга киткән Финикия дәүләтенең ватаны була. Финикиянең чәчәк атуы б. э. кадәр 1200-800нче елларга туры килә. Б. э. кадәр VI гасырда Финикия Бөек Кир II җитәкчелегендәге фарсыларга буйсына. Б. э. кадәр 322нче елда Александр Македонлы басып ала, ә б. э. кадәр 1нче гасырда Рим Империясенә буйсына башлый. Гарәб яулары белән Ливанга ислам үтеп керә.

Ливан Урта гасырларда[үзгәртү]

XII гасырда Иерусалим корольлеге, 1261-1516 Мисыр, 1517–1918 Госманлы империясенең бер өлеше булып тора.

Ливан XX гасырда[үзгәртү]

1918нче елдан, Госманлы империясе Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелгәннән соң, Ливан 1943нче елга кадәр сузылган Франция протекторатына эләгә. 1943нче елда, Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә бәйсезлек ала. 1975–1990нчы елларда Сурия һәм Израил катнашуы аркасында катлауланган, мөселман һәм христиан җәмгыятьләре арасында Гражданнар сугышы була. 1982нче елда Израил үзенең гаскәрләрен Ливан территориясенә кертә, Бәйрутны ала, ә Ливанның көньягын 2000нче елга кадәр оккупациядә тота.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү]

Ливанда 1943нче елдан бирле яшәгән конфессионализм дәүләт төзелеше, Франциядән бәйсезлек алганнан соң барлыкка килә. Илнең сәяси тормышында бөтен дини конфессияләр дә катнаша алсын өчен, түбәндәге тәртип эшли: илнең президенты – нәсари- маронит, премьер-министр – сөнни мөселман, парламент спикеры – шигый мөселман. Конституция буенча Ливан – парламент җөмһүрияте.

Закон чыгаручы орган булып Вәкилләр Мәҗлесе – Ливан парламенты тора. Мәҗлестә вәкилләр булып 64 мөселман (27 сөнни, 27 шигый, 8 друз, 2 галәви) һәм 64 нәсари (34 маронит, 14 грек православные, 7 грек католигы, 5 әрмән православные, 1 әрмән апостольлесе, 1 протестант һәм 1 билгеләнмәгән) тора.

Президент Вәкилләр Мәҗлесе тарафыннан 6 елга һәм 1 тапкырга гына сайлана. Президент Мәҗлес тәкъдименнән чыгып премьер-министрны һәм аның 1нче урынбасарын билгели. Премьер-министр президент һәм мәҗлес белән киңәшләшеп, дини бүленеш буенча министрлар кабинетын төзи.

Ливанда сәяси фиркаләр дә дини бүленеш буенча төзелгән. Бу фиркаләр алдан билгеләнгән сәяси урыннар өчен көрәшәләр.

География[үзгәртү]

Ливан Якын Көнчыгышта, Урта Диңгез яры буенда урнашкан. Диңгез яр буе 210 км га кадәр сузылган. Диңгез ярына параллель рәвештә 2 тау тезмәсе урнашкан: Ливан сырты (Җәбәл Лүбнан), Көнчыгыш Урта диңгез яры буендагы иң зур тау массивы һәм Көнчыгыш сырт (Җәбәл әш-Шәркый). Бу тауларда Көнчыгыш Урта диңгез яры буеның иң зур өч елгасы башлана: әл-Аси, әл-Литани һәм әл-Урдун (Иордания). Яр буеда әс-Сәһл тигезлеге урнашкан.

Ливанда өч климатик зона бар: яр буе, таулар һәм өчке өлкәләр. Диңгез яр буенда җылы җәйле һәм кышлы субтропик климат. Тауларда һәм тау битләрендә салкынча кышлы, уртача җәйле климат. Ливан һәм Көнчыгыш сыртлары арасында урнашкан Бәкаа үзәнендә кызу һәм коры җәйле, салкын кырыс кышлы континенталь климат.

Яр буенда инҗир, зәйтүн, цитрус, банан, йөзем, кипарис, пальма агачлары, югарырак биеклекләрдә алма, шәфталу, өрек, чикләвекләр үсә. Ливанның символы булган эрбет агачлары бик аз күләмдә, 1000-2000 метр биеклектә генә сакланып калганнар.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Lebanon governorates numbered geo.png

Ливан 6 өлкәгә(мүхафәза гарәб.محافظة ) бүленә. Ә бу өлкәләр, үз чиратында 25 районга бүленәләр.

Икътисад[үзгәртү]

Башка гарәб илләре белән чагыштырганда Ливанда туризм, сәүдә, банк эше алга киткән, ләкин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы икътисадта зур роль уйнамыйлар. Илдә киеренке хәл саклану сәбәпле, икътисади тормышны җайга салу бик акрын темплар белән бара.

Тышкы сәүдәнең роле бик зур. Илнең азык-төлеккә, чималга, машина һәм җиһазларга ихтыяҗы импорт аркасында канәгатьләндерелә.

Милли керемнең 15% сәнәгатькә туры килә. Алга киткән өлкәләре – төзелеш материаллары, нефть эшкәртү, текстиль сәнәгате.

Авыл хуҗалыгы милли керемнең 10% алып тора. Цитруслыллар, алма, яшелчәләр үстерү юнәлешендә интенсивлаштыру дәрәҗәсенең югары булуы белән аерыла.

Халык[үзгәртү]

Ливанның 90% халкы шәһәрләрдә, ә калганы авыл җирендә яши. Яр буе районнарында халык тыгыз урнашкан.

Ливан халкының 95% гарәпләр, 4% әрмәннәр һәм 1%ын башка халыклар тәшкил итә. Әдәби тел – гарәп теле, ә сөйләмдә ливан диалекты кулланыла.

Дини яктан бүленеш: мөселманнар – 70%, нәсарилар 30%.

Мәдәният[үзгәртү]

Ливанда белем бирү ситемасы үз эченә бишьеллык башлангыч һәм җидееллык урта мәктәпне, шулай ук дүртьеллык училищеларны һәм Бәйруттагы Ливан Университетын ала. Ливан укый-яза белүчеләр саны күп булуы белән дә гарәп дөньясында аерылып тора. Анда 15 яшьтән олырак кешеләрнең 92,5% укый-яза белә (1995нче ел буенча). Ливанда 15 зур китапханә бар.

Дипломатик мөнәсәбәтләр[үзгәртү]

Ливан белән дипломатик мөнәсәбәтләре булган илләр.

Моны да карагыз[үзгәртү]