Ливия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ливия latin yazuında])
Ливия
Байрак
Илтамга
Халык саны 6 678 567 (2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 15 август 1551, 2 март 1977, 1 сентябрь 1969, 24 декабрь 1951 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00, Көнчыгыш Аурупа вакыты
Рәсми тел гарәп теле
География
Мәйдан 1,759,541 км²
Координатлар 27°N 17°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 39 798 миллион US$ (2021), 45 752 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Ливия динары
Эшсезлек дәрәҗәсе 19% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.467 (2014)[2]
КПҮИ 0.718 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 71.934 ел (2016)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[5]
Челтәр көчәнеше 127 вольт,[6] 230 вольт[7]
Телефон коды +218
ISO 3166-1 коды LY
ХОК коды LBA
Интернет домены .ly


Ли́вия (гарәпчә ليبيا‎‎)Төньяк Африкада, Урта диңгез ярында урнашкан дәүләт, Мәгърибнең иң көнчыгыш иле.

Мәйданы 1 759 540 км², шуның 90 % чүлләр алып тора. Ливия – мәйданы буенча Африкада дүртенче, дөньяда 17 нче ил. Башкалада, Триполида, 6, 3 миллион ливиялеләрнең 1,7 миллионы яши. Ливия традиция буенча, 3 өлешкә бүленә: Триполитания (көнбатыш), Киренаика (көнчыгыш) һәм Феззан (көньяк). Ливия байрагы —яшел төстә, бернинди сурәтсез.

Тәкъвимислам тәкъвиме, җәйге һәм кышкы вакытка күчеш юк.

Көнбатышта ил Алжир белән, төньяк-көнбатышта Тунис белән, көньякта Чад һәм Нигер, көньяк-көнчыгышта Судан, көнчыгышта Мисыр белән чиктәш. Ливиянең төнья чиген Урта диңгез юа.

Яр линиясе – 1770 км, Урта диңгез Африка илләре арасында иң зурысы. Урта диңгезнең Ливиягә якын өлешен Ливия диңгезе дип атыйлар. Климат, гадәттә, коры чүл климаты, диңгез буйларында йомшак Урта диңгез климаты, ә Бенгази районында – илнең көнчыгышында – дымлы. Тузан бураннары- сирокко еш. 1922 елда Әл-Газизия шәһәрендә 57, 8 0С (136, 0 оF) температурасы — Җирдә иң зур температура теркәлә.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ливиядә ислам ― дәүләт дине. Коръән ― Ливиядәге законнарның нигезе. Ил халкының (7 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ислам динен тота, 2,7 % ы ― христианнар (Копт православие(ингл.), католик, англикан чиркәүләре тарафдарлары), 0,3 % ы ― башка диннәр тарафдарлары. Ливия мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр[8]. Аз санлы Әхмәдия, шигый, гыйбадия агымнары вәкилләре бар [9] [10][11].

Ил башкаласы Триполида(ингл.) Мәүләви Мөхәммәд мәчете

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Chivvis, Christopher S.; Martini, Jeffrey (18 March 2014). Libya After Qaddafi: Lessons and Implications for the Future. Rand Corporation. p. 49. ISBN 978-0-8330-8489-7. https://books.google.com/books?id=PUAkAwAAQBAJ&pg=PA49. Retrieved 30 December 2018. 
  9. Pakistani Ahmedis Held (January 16, 2013).
  10. Minority Muslim Groups. Islamopedia Online. әлеге чыганактан 2016-04-15 архивланды. 2021-11-29 тикшерелгән.
  11. Pakistani Ahmedis Held (16 January 2013).