Луи Пастер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Луи Пастер

1878
Тулы исеме Louis Pasteur
Һөнәре микробиолог, химик, физик
Туу датасы 27 декабрь 1822(1822-12-27)
Туу җире Франш-Конте, Франция,
Ватандашлыгы Франция байрагы
Үлем датасы 28 сентябрь 1895(1895-09-28) (72 яшь)
Үлем җире Иль-де-Франс, Франция

Луи́ Пасте́р (фр. Louis Pasteur), атаклы француз микробиологы һәм химигы. Пастер, әчетү һәм башка кеше авырулырының микробиологик табигатен күрсәтеп, микробиология һәм иммунологияга нигез салучыларның берсе була.

Аның кристалл төзелеше һәм поляризация күренеше өлкәсендә хезмәтләре стереохимиягә башлангыч бирә[1]. Пастер тормышның кайсыбер формаларының үзеннән-үзе барлыкка килүе (кара:Аристотелизм) турында бәхәскә нокта куя, тәҗрибә юлы белән моның булуы мөмкин түгел икәнен исбат итә. Аның исеме фәнни булмаган даирәдә ул уйлап тапкан һәм соңыннан аның исеме белән аталган пастеризация технологиясе белән билгеле.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Луи Пастер туган йорт

Луи Пастер провинциядә 1822 елда гади күнче, Наполеон сугышлары ветераны Жан Пастер гаиләсендә дөньяга килгән. Луи коллежда укый. Укуын тәмамлап, Безансонда кече укытучыбулып урнаша, укуын дәвам итә[2]. 1843 елда аңа Париждагы Югары нормаль мәктәпкә укырга керергә насыйп була 1843. 1847 елда уңышлы тәмамлый.

Пастер үзен сәләтле рәссам итеп таныта, әмма, химия белән мавыгуы аркасында бу һөнәрдән баш тарта[2]. Аның 15 яшьлек чакта ясаган рәсемнәре һәм ата-анасы, дуслары сурәтләре Париждагы Пастер институтында саклана. Рәсемнәре өчен Луи Югары нормаль мәктәпнең сәнгать бакалавры (1840) һәм фәннәр бакалавры (1842) исемнәренә лаек була. Дижон лицеендә бераз вакыт физика профессоры итеп хезмәт итеп (1848), Пастер Страсбург университетында химия профессоры урынына күчә[3]. 1849 елда ул ректор кызы Мари Лоран белән өйләнешә. Аларның биш баласы туган, ләкин өчесе балачакта корсак тифеннән үлә.

1854 елда Луи Пастер яңа оешкан Лилль университетына табигый фәннәр факультеты деканы итеп тәгаенләнә. 1856 елда Парижга күчеп, үзе укыган югары мәктәпнең уку эшләре буенча директоры (directeur des études) булып хезмәт итә. 1858-1867 еллар арасында ул мәктәпнең реформасын үткәрә. Керү имтиханнарын кырысландырып, ул уку-укыту сыйфатын күтәрә, югары нормаль мәктәпнең абруен һәм фәнни дәрәҗәсен күтәрә. Шул ук вакытта реформалар белән канәгатьсез студентлар ике тапкыр фетнә күтәрә.

Химия өлкәсендәге хезмәтләре[үзгәртү]

Беренче фәнни хезмәтен Пастер 1848 елда бастыра. Луи Пастер, шәраб кислотасының физик үзенчәлекләрен өйрәнгәндә, әчетү юлы белән алынган кислотаның оптик активлыгы булуын ача — яктылыкның поляризация яссылыгын әйләндерергә сәләтле, химик синтезланган изомеры йөзем кислотасының андый сәләте юк.[4] Кристалларны микроскоп белән өйрәнеп, ул аларның ике типта булуын ача, аларның төзелеше бер-берсенә көзгедәгечә чагыла. Берәүнең эремәсе поляризация яссылыгын сәгать угы йөреше буенча, икенчесе кире якка әйләндерә. Ике эремәнең 1:1 катнашмасының оптик активлыгы юк.

Әчетү процессын өйрәнү[үзгәртү]

Луи Пастер портреты, А. Эдельфельт рәсеме

Әчетү процессларын Пастер 1857 елдан башлап өйрәнә. Ул вакытта әчетү – ул химик процесс тигән тәгълимат өстенлек ала (Ю. Либих), әчетү биологик характеры турында хезмәт басылган була Ш. Каньяр де Латур, 1837), ләкин ул танылмый. 1861 елда әчетү вакытында спирт, глицерин, гәрәбә кислотасы махсус микроорганизмнар булганда гына барлыкка килеүен исбат итә.

Әчетү процессы әчетке гөмбәләренең яшәү активлыгы белән тыгыз бәйләнгән, алар әчетке сыекча исәбенә үрчиләр.

Луи Пастер һәйкәле астында скульптура төркеме, Париж, Place de Breteuil

Йогышлы авырыуларны өйрәнү[үзгәртү]

1864 елда француз шәраб эшләүчеләре йөзем авыруларына каршы ысул эшләп бирүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Пастер, шәраб авыруларын чир тудыручы микроорганизмнар китереп чыгаруын күрсәтә, һәр авыруның үз тудыручысы бар, дигән фикер үткәрә. Зарарлы «оешкан ферментлар»ны юк итү өчен шәрабны 50—60 градуска кадәр җылытып алырга тәкъдим итә.

Пастеризация дип аталган процесс лаборатория һәм азык сәнәгатендә бүген дә киң кулланыла.

1865 елда Пастерны, ефәк кортлары авыруларын өйрәнү өчен, элекке укытучысы Франциянең көньягына чакыра. Роберт Кохның «Түләмә авыруының этиологиясе» басылып чыккач Пастер үз эшчәнлеген иммунологиягә багышлый һәм түләмә, тудыру бизгәге, ваба һ.б. авыруларны микроблар тудыруын исбатлау һәм саклану прививкаларын тәкъдим итә. Луи Пастер котыру авыруына каршы вакцина уйлап таба.

Котыру чиренә каршы беренче прививка 1885 елның 6 июлендә 9 яшьлек Йозеф Майстерга анасы соравы буенча эшләнә. Дәвалау уңышлы тәмамлана, малайда котыру билгеләре бетә. Пастер прививкасы хәзер дә кулланылышта.

Пастер институты[үзгәртү]

Пастер Институты, Лилль, Франция
Пастер институты бинасы, Париж (музей)

1878 елда Пастер абунә буенча акча җыеп, Парижда биология, микроорганизмнар, йогышлы авырулар һәм вакциналар өйрәнүче коммерцияле булмаган фәнни-тикшеренү институты ача. Пастер оештырган институтны 1895 елда Эмиль Дюкло җитәкли башлый. Институт эчендә дифтерия, йогышлы тартышу, туберкулез, полиомиелит, грипп, сары бизгәк авыруы һәм чума үләте кебек авыруларны җиңәргә булышкан иң мөһим ачышлар ясалды. 1893 елда институт галимнәре ВИЧ вирусын ачалар. 1908 елдан башлап инститтның 8 галиме Нобель премиясенә лаек булалар.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Калып:Cite paper
  2. 2,0 2,1 Поль де Крюи «Охотники за микробами», — М.: Астрель, 2012, С. 89-151, 196—243, ISBN 978-5-271-35518-9
  3. Калып:CathEncy
  4. Joseph Gal: Louis Pasteur, Language, and Molecular Chirality. I. Background and Dissymmetry , Chirality 23 (2011 ) 1−16.

Чыганаклар[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Завадовский М. М. Л. Пастер — 1934 год. — 172 с. (Атаклы кешеләр тормышыннан)
  • Шлегель Г. Г. История микробиологии. — М: изд-во УРСС, 2002.

Сылтамалар[үзгәртү]


Викиөземтә эчендә моңа бәйле язма бар