Луи Рено (юрист)
| Луи Рено фр. Louis Renault |
|
![]() Луи Рено
|
|
| Тулы исеме | Луи Рено фр. Louis Renault |
|---|---|
| Һөнәре | юрист |
| Туу датасы | 21 май 1843 |
| Туу җире | Отен, Франция |
| Гражданлыгы | |
| Милләте | француз |
| Үлем датасы | 8 февраль 1918 (74 яшь) |
| Үлем җире | Париж |
| Бүләк һәм премияләре | |
Луи Рено (фр. Louis Renault ; 21 май 1843 ел – 8 февраль 1918 ел – француз юристы, 1907 елда Эрнесто Теодоро Монета белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Биография[үзгәртү]
Луи Рено 1843 елның 21 маенда Отенда, Францияда туган. 1861 елда Дижон университетында әдәбият бакалавры дәрәҗәсен ала, 1868 елдан 1873 елгача анда Рим һәм сәүдә хокукы укытучысы булып эшли. 1873 елдан соң Париж университетының юридик факультетына күчә һәм 1881 елда анда халыкара хокук профессоры була. 1890 елда исә Тышкы эшләр министрлыгының юрисконсульты итеп билгеләнә. Бу вазифада ул Францияне халыкара очрашуларда, шул исәптән, Гаага конференцияләрендә һәм Лондон диңгез конференциясендә (1908-1909) белдерә.
Халыкара третей мәхкәмәсенең абруйлы әгъзасы буларак, Рено еш кына бәхәсләрне чишүдә катнаша, мәсәлән, япон салымнары турында эш (1905), Касаблан эше (1909), Саваркар эше (1911) һәм башкалар.
1907 елда Рено Эрнесто Теодоро Монета белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Бүләкләүнең темасында болай диелә:
«Франциядә халыкара хокукның чын даһие буларак»
Шулай ук Рено Франциянең югары бүләге – Мактаулы легион Ордены белән бүләкләнә.
Рено 1918 елда Париж кырындагы йортында вафат була.
Сылтамалар[үзгәртү]
- Луи Рено — биография (рус.)
- Louis Renault — биография, Nobelprize.org (ингл.)
| Бу юристлар турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
[[Төркем:юрист эшләп бетерелмәгән мәкаләләр]]
|
|
|
|---|---|
|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) |
|
|
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
