Любовь Моргунова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Любовь Моргунова latin yazuında])
Любовь Моргунова
Туган телдә исем Моргунова Любовь Васильевна
Туган 14 гыйнвар 1971(1971-01-14) (53 яшь)
Аксубай районы Емелькино авылы
Милләт чуаш
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре спортчы

 Любовь Моргунова Викиҗыентыкта

Любовь Моргунова (Романова)җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт остасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Любовь Романова 1971 елның 14 гыйнварында Аксубай районы Емелькино авылында туа. Геннадий Шеблов җитәкчелеге астында 10 ел чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Тренерлар Александр Моргунов һәм Юрий Куканов белән 1993 елдан җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлый.

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда Европа кубогында җиңә.

2000 елда Сиднейда (Австралия) узган XXVII Олимпия уеннарында, марафон йөгерүе буенча катнашып, 23 урын ала.

2001 елда Дөнья чемпионатында (Эдмонтон, Канада) 8 урын ала, ә Дөнья кубогында көмеш медальгә лаек була.

Осакода узган Дөнья чемпионатында (2007 ел) марафонда 10 урын ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]