Люция Хәмитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Люция Хәмитова

Тулы исеме Хәмитова Люция Миңлеәхмәт кызы
Һөнәре театр артисты
Туу датасы 12 июль 1967(1967-07-12) (47 яшь)
Туу җире Казан шәһәре
Милләте татар
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Люция ХәмитоваГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Люция Хәмитова 1967 елның 12 июлендә Казан шәһәрендә туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Ул иҗат иткән образлар көчле драматик кичерешләргә бай: кеше табигатенең нечкә тойгыларын тулы ача белә. Күбрәк баш рольләрдә яшь кызларны уйный.

Люция Хәмитова — Татарстанның атказанган артисты.

Рольләре[үзгәртү]

  • Рәмзия — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит)
  • Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим)
  • Наилә — «Бичура»
  • Хәбибә — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев)
  • Джульетта — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир)
  • Көнәкә — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин)
  • Фелисьяна — «Биюче» (Лопе де Вега)
  • Шүрәлия — «Җанкисәккәем», Вера — «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин)
  • Биби — «Беренче театр» (Г.Камал)
  • Карачәч — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу»
  • Сәлви — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
  • Зойка — «Мәхәббәт хатирәсе» (Ф.Бүләков)
  • Зәйнэп — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З.Хәким)
  • Фазилә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
  • Чибәр — «Кара чикмән» (Г.Хугаев) Һ.6.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияте, Казан, 2005 ел.